Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Сагыш утына салып киттегез

Узган елның 15 декабрендә Зәйдән Җәлил бистәсенә ярышка барганда Әгерҗе хоккейчыларының юл һәлакәтенә очравы турындагы җанөшеткеч хәбәр барыбызны да тетрәндергән иде. Анда "Спутник" командасының капкачысы 11 яшьлек Никита ЕРЕМИН һәм уллары белән ярышка барган Көчек авылыннан 36 яшьлек Рауфан ГАЛИУЛЛИНның гомерләре өзелде. Алар тормышка гашыйк иде Бу фаҗигадән соң нәкъ...

Узган елның 15 декабрендә Зәйдән Җәлил бистәсенә ярышка барганда Әгерҗе хоккейчыларының юл һәлакәтенә очравы турындагы җанөшеткеч хәбәр барыбызны да тетрәндергән иде. Анда "Спутник" командасының капкачысы 11 яшьлек Никита ЕРЕМИН һәм уллары белән ярышка барган Көчек авылыннан 36 яшьлек Рауфан ГАЛИУЛЛИНның гомерләре өзелде.

Алар тормышка гашыйк иде
Бу фаҗигадән соң нәкъ бер ел узды. Әмма һаман да йөрәк сыкрый, күңел елый.
- Без Никитаны бик юксынабыз һәм сагынабыз. Ул һәрвакыт шат күңелле иде. Безнең кәеф булмаганда да берәр кызык сүз әйтеп көлдерә иде, - ди аның белән бер командада уйнаган Руслан Гобәйдуллин.
- Ул компаниянең җаны, чын дус иде, - дип өсти Эмиль Гайнетдинов.
- Никита белән 5 ел бергә уйнадык. Бик күп ярышларда катнаштык. "Спутник" командасының узган сезонда республикада көмеш призер булуында аның өлеше бик зур булды, - ди Милад Ильязов.
- Мин аны башкаларга һәрчак үрнәк итеп куя идем. Никита бер генә тренировканы да калдырмады, һәрвакыт үз өстендә эшләде. Кечкенә булуына карамастан, ул тормышны бик ярата иде, - дип хатирәләргә бирелде тренер Алексей Яковлев та.
- Улларыбыз бер командада уйнагач, без гаиләләр белән дә гел бергә булдык. Бу олы кайгы безне тагын да берләштерде. Барыбызга да бик авыр. Ә иң авыры Никитаның якыннарына, әти-әнисенә. Балалар аны һәрвакыт искә алалар. Улым Булатның "эх, Никита булса, без бу ярышта җиңә идек" дип уфтанган вакытлары да була, - ди Гөлйөзем Насыйбуллина.
Әйе, Никита Ереминга тренерлары зур өмет баглыйлар иде. Ни кызганыч, якты дөньяда нибары 11 генә ел яшәргә насыйп булган аңа. Әмма үз артыннан якты эзләр калдырып китте ул. Син бүген дә дусларыңның, сыйныфташларыңның күңелендә, Никита!
Рауфан Галиуллин да уллары Рөстәм белән Дәнифтән чын хоккейчы ясарга тырышты. Бер генә тренировканы да калдырмыйча, аның Көчек авылыннан улларын Әгерҗегә йөртүе бик күп яшь әтиләргә үрнәк.
- Рауфанның уллары турында шулкадәр бирелеп сөйләве - әле дә күз алдымда. Ул аларны бик яратты. Үзе кебек хезмәт сөяргә, спорт белән дус булырга өндәде. Үзе дә Спартакида, Сабантуйларда гер күтәрү буенча алдынгылыкны бирми иде, - дип искә алды аны спорт мәктәбе директоры Рамил Ясәвиев.
Ә Рауфанның уллары аның йөзенә кызыллык китермиләр. Ул бик тә хоккейчы итәргә теләгән Дәнифе Әлмәт спорт мәктәбендә укый, бик күп ярышларда катнаша.

"Сухой"га җиңделәр
Никита белән Рауфанның юл һәлакәтендә гомерләре өзелүгә бер ел тулган көнне Боз сараенда хоккей турниры уздырылды. Ижау һәм Можганың җыелма командасы Әгерҗенең "Спутник" командасына каршы уйнады. Безнекеләр алдан ук "Җиңәргә!" дигән девиз белән бозга чыкканнар иде. Беренче периодта Сергей Гугало, көндәшләре капкасына бер алка кертеп, исәпне башлап җибәрде. Икенче период башланып 4 минут узуга ул янә Удмуртиядән килгән көндәшләрен бер алка белән "бүләкләде". Артем Шуматов белән Эмиль Гайнетдинов та берәр алка керткәч, исәп 4:0 булды. Өченче период та көндәшләр файдасына булмады. Алар капкасына янә бер алка очып керде. Шулай итеп, уен ахырында исәп 5:0 булды.
- Кызым Ксениянең уйнавын карарга Можгадан ук килгән идек. Ни кызганыч, әгерҗелеләр капкасына бер генә алка да кертә алмадылар, - дип уфтанды хоккейчы кызның әнисе Лариса Палхова.
Үзләре истәлегенә уздырылган ярышта җиңгән "Спутник" уенчылары өчен бу көнне Рауфан белән Никитаның рухлары бик тә шат булгандыр.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев