Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Салкыннар да куркытмый

Марилар элек-электән тырыш халык кына түгел, менә дигән спортчылар да әле. Узган ял көннәрендә 30 градуслы зәмһәрир салкыннардан да курыкмауларын раслап, чаңгыга басты алар. Якшәмбе көнне Пеләмештә "Мари пеледыш" дип аталган чаңгы бәйрәме узды. Бәйрәм исемендә "пеледыш" ("чәчәкләр") сүзе булу юкка түгел: ярышларда катнашкан балалар чәчәкләр кебек үсеп җитәчәк һәм...

Марилар элек-электән тырыш халык кына түгел, менә дигән спортчылар да әле. Узган ял көннәрендә 30 градуслы зәмһәрир салкыннардан да курыкмауларын раслап, чаңгыга басты алар.
Якшәмбе көнне Пеләмештә "Мари пеледыш" дип аталган чаңгы бәйрәме узды. Бәйрәм исемендә "пеледыш" ("чәчәкләр") сүзе булу юкка түгел: ярышларда катнашкан балалар чәчәкләр кебек үсеп җитәчәк һәм бүгенге спортчылар урынын алачак.
Бәйрәмгә чаңгы спортын ихлас күңелдән үз итүчеләр җыелган иде. Ярышларда ялга кайткан студентларны да, күрше авыллардан кунакларны да күпләп күрергә була иде. Бима һәм Күләгәш җирлекләре башлыклары Владимир Шамеев һәм Юрий Васильев та авылдашлары өчен җан атарга килгәннәр иде. Юрий Николаевич үзе дә бик теләп чаңгыга басты.
Ярышта барлыгы 105 чаңгычы катнашты. Һәркем җиңү теләге белән янды. Әти-әниләр ул-кызларына көч биреп тордылар, аннан үзләре дә чаңгыга бастылар.
Үз яшь төркемнәрендә иң яхшы күрсәткечләргә укучылар арасында Диана Субаева, Богдан Павлов, Полина Самуткина, Роман Михайлов, Кристина Михеева, Татьяна Корнева һәм Алексей Семенов; зурлар арасында Ксения Васильева, Иван Семенов, Дина Баширова, Эдуард Михайлов һәм Вячеслав Яркеев ия булдылар. Бәйгенең иң яшь катнашучысы Пеләмештән 5 яшьлек Дима Якаров булса, иң өлкәне шушы көннәрдә 60 яшьлек юбилеен билгеләп узган Зоя Япарова иде.
Җиңүчеләр һәм призерларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. Һәр катнашучы истәлекле бүләккә - "Мари пеледыш-2012" сүзләре язылган ручкага ия булды.
Ярышларда катнашучылар өчен авыл клубында чәй дә кайнатылган иде. Телисең икән, баллап витаминлы чәй эчәсең. Ярышлардан соң күңел ачу чаралары башланып китте. Анда һәркем үз көчен һәм сәләтен күрсәтә алды.
Барлык катнашучылар исеменнән бәйрәмне оештыручы - "Пеләмеш" бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Михайловка, матди ярдәм күрсәтүчеләр - Пеләмештән Валерий Пажбеков һәм Исәнбайдан Илдар Гыйльфановка олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Мондый бәйрәмнәр ешрак уздырылсын, ә "Мари пеледыш" матур бер традициягә әйләнсен иде.
Любовь МИХАЙЛОВА,
УДУ студенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев