Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Хәерле сәгатьтә, Универсиада!

Ниһаять, биш ел дәвамында көткән ул көн килеп җитте! Иртәгә, 6 июльдә, биш континентны әйләнеп, 104 мең чакрым юл узган Универсиада утын башкалабыз Казан каршы алачак! 21 сәгать 40 минутта ТНВ, Россия-1 каналларыннан 27нче Җәйге Бөтендөнья студентлары уеннарын ачу тантанасының турыдан-туры трансляциясен карарга онытмагыз. Район башлыгы Валерий Макаров җитәкчелегендәге делегация...

Ниһаять, биш ел дәвамында көткән ул көн килеп җитте! Иртәгә, 6 июльдә, биш континентны әйләнеп, 104 мең чакрым юл узган Универсиада утын башкалабыз Казан каршы алачак! 21 сәгать 40 минутта ТНВ, Россия-1 каналларыннан 27нче Җәйге Бөтендөнья студентлары уеннарын ачу тантанасының турыдан-туры трансляциясен карарга онытмагыз. Район башлыгы Валерий Макаров җитәкчелегендәге делегация составындагы авыл җирлекләре башлыклары әлеге зур тантананы башкалабызда "Казан-Арена"стадионында тамаша кылачак.

Казанны танымассың да
Моннан биш ел элек, 2008 елның 31 маенда, Брюссельдә Халыкара студентлар спорты федерациясе башкарма комитетында сайлап алу вакытында, Испания һәм Көньяк Корея шәһәрләрен калдырып, Казаныбызның 2013 елгы Универсиаданы үткәрү хокукын яулагач, Татарстан халкының ничек сөенгәнен күпләрегез хәтерлидер. 27нче тапкыр уздырылучы Бөтендөнья Студентлар уеннары Россиядә икенче тапкыр үтәчәк. Беренчесе 1973 елда Мәскәүдә булган иде. Шундый зур масштабтагы уеннарны үткәрү зур шатлык булса да, шәһәребезне Олимпия уеннарыннан гына калышучы Универсиадага әзерләү өчен нинди зур эшләр, гигант төзелешләр башкарырга кирәклеген Татарстан җитәкчелеге яхшы белә иде. Шушы биш ел дәвамында Казан зур төзелешләр шәһәренә әверелде. 2009 елдан башлап Универсиадага әзерләнү өчен 228 млрд сум акча бирелде, шуның 81 млрды - республика казнасыннан. Биш ел әйләнәсе башкалабыз төзелешләр барышы белән кырмыска оясын хәтерләтте. Бүген Казан танымаслык булып үзгәрде. Чит илләрдән килгән җитәкчеләр дә: "Бүгенге Казан моннан 3-4 ел элек күргән шәһәр түгел инде. Биш ел эчендә шәһәрегез заманча мегаполиска әйләнгән. Бу - зур батырлык", - диләр.
Соңгы елларда калкып чыккан, үзгәртеп корылган объектларны санап чыгу өчен дә шактый вакыт кирәк булыр иде. Менә аларның кайберләре генә: Универсиада уеннары узачак 30 спорт корылмасы, шуларның берсе Россиядә тиңе булмаган 45 мең урынлы стадион, 3 метро станциясе, аэропортның яңа терминалы, 53 гектар мәйданны биләүче Универсиада авылында 23 күпкатлы торак йорт, яңа тимер юл-автовокзалы, 10 яңа кунакханә, 10нан артык транспорт чишелеше төзелде, 30дан артык спорт корылмасы реконструкцияләнде, 72 урам ремонтланды. Казанда Универсиада җиле кагылмаган бер генә өлкә дә калмагандыр. Экспертлар инде санап чыгарган: Казан биш ел эчендә 20 еллык үсеш юлын узган икән! Бу көннәрдә Казанда булган һәркем башкалабызның төзекләнүен, матураюын, чәчәкләргә күмелүен, чистарынуын, яхшы юлларын күреп, таң калып йөридер. Универсиада тәмамлангач та болар барысы да Татарстан халкына, шәһәребез кунакларына дистәләрчә еллар хезмәт итәчәк бит! Бүген Казаныбызны хаклы рәвештә киләчәк шәһәре дип әйтергә була һәм моның белән туган республикабызның патриоты булган һәр татарстанлы горурлана ала.

Безнекеләр дә - Универсиадада
Универсиада барган көннәрдә спортчыларга һәм кунакларга хезмәт күрсәтергә безнең райондашларыбыз да китте. Утызлап Әгерҗе полициясе хезмәткәре - 15 июньнән бирле Казанда җәмәгать тәртибе сагында. Моннан тыш, район үзәк хастаханәсе табибы Магомедэмин Аюбов, ашыгыч ярдәм бүлеге өлкән фельдшеры Гөлфия Симакова ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчесе Әнәс Нәҗметдинов белән Универсиада көннәрендә сәламәтлек сагында хезмәт итәргә киттеләр. Әгерҗе райпосының Рәзилә Маликова җитәкчелегендәге 15 аш-су остасы да бу көннәрдә су төрләре Сараенда спортчыларны тәмле ризыклар белән сыйлыйлар. "Әгерҗе транспорт компаниясе"нең иң бай тәҗрибәле ике шоферы Марс Муллин һәм Олег Тутынин яңа автобусларда Кытай командасы спортчыларына хезмәт күрсәтәләр. Ә 11 июльдә районыбызның 100дән артык сәхнә остасы Казанда Мәдәни Универсиада мәйданында иң матур чыгышларын тәкъдим итәчәк. Без әгерҗелеләрнең бөтен Җир шарыннан җыелган спортчыларга һәм кунакларга югары сыйфатлы хезмәт күрсәтәчәкләренә ышанабыз.
Биш ел дәвамында башкарылган гаҗәеп зур эшләребезне 12 көн эчендә лаеклы итеп күрсәтергә язсын Казаныбызга! Хәерле сәгатьтә, Универсиада!
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев