Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Спорт күгендә – яшь йолдызлар

    Рәсемдәге бу кыз-егетләр районыбызда гына түгел, республика, Россия күләмендәге ярышларда призлы урын яулаучы спортчыларыбыз. Әгерҗе Сабан туенда спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илшат Гайнетдинов балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче кул сугышы буенча танылган егетләребез Әгерҗедән Сергей Шевяков, Грайр-Тигран Аракеляннар, армспортта Иж-Бубыйдан Раил Кәрәмиев, Көчектән Миләүшә Гыймрановага спортта ирешкән зур уңышлары өчен...

    Рәсемдәге бу кыз-егетләр районыбызда гына түгел, республика, Россия күләмендәге ярышларда призлы урын яулаучы спортчыларыбыз.

    Әгерҗе Сабан туенда спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илшат Гайнетдинов балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче кул сугышы буенча танылган егетләребез Әгерҗедән Сергей Шевяков, Грайр-Тигран Аракеляннар, армспортта Иж-Бубыйдан Раил Кәрәмиев, Көчектән Миләүшә Гыймрановага спортта ирешкән зур уңышлары өчен кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Егетләрнең дүртесе дә бу көнне спорт мастерлыгына кандидатлыкны раслаучы разряд таныклыгына ия булдылар. Ә Европа һәм Дөнья чемпионы каты куллы Миләүшәгә күптән түгел Россия спорт мастеры исеме бирелгән иде. Спорт күгендә балкучы яшь йолдызларыбызның матур уңышларында тренерлары Алексей Голосеев һәм Руслан Закировның да өлешләре зур.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: