Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Спортчылар гаиләсе

    Быел Әгерҗедә Универсиада утын алып барган 27 спортчы сафында шәһәребезнең иң актив пенсионеры Татьяна МУХАЧЕВА да бар иде. Аңа көч бирергә җәмәгате - күп кенә шахмат турнирлары призеры Валерий Аркадьевичның килүе гаҗәп түгел: Мухачевлар райондашларга спорт белән дус гаилә буларак яхшы таныш. Аларны пенсионерлар дип әйтергә тел дә әйләнми. Мин...

    Быел Әгерҗедә Универсиада утын алып барган 27 спортчы сафында шәһәребезнең иң актив пенсионеры Татьяна МУХАЧЕВА да бар иде. Аңа көч бирергә җәмәгате - күп кенә шахмат турнирлары призеры Валерий Аркадьевичның килүе гаҗәп түгел: Мухачевлар райондашларга спорт белән дус гаилә буларак яхшы таныш.
    Аларны пенсионерлар дип әйтергә тел дә әйләнми. Мин очрашуга барган көнне дә Валерий Аркадьевич тренировкага җыена иде. Аның Казанда узачак шахмат турнирына әзерләнеп йөргән көннәре. Хатыны Татьяна Николаевна да спорт өлкәсендә аннан калышмый: скандинавча йөрү белән шөгыльләнә, кышын чаңгыда йөрергә ярата. 57 яшьлек ханым әңгәмә барышында шпагатка утырып та, "тәгәрмәч" ясап та гаҗәпләндерде.
    Аның спорт белән дуслыгы кайчан башланган соң? Бала чагында Татьяна каты гына авырый. Тернәкләндерү курсы узганнан соң 7 сыйныфта укыганда беренче тапкыр көзге кросста катнаша һәм 2нче урын ала. Менә шулай үзе дә сизмәстән спорт дөньясына кереп китә.
    Татьяна Николаевна аеруча чаңгыда йөрергә ярата. Ул райондагы бер генә чаңгы ярышыннан да калмый. Быел пенсионерларның республика бәйгесендә район данын яклап чыгыш ясады. Өченче буын республика Спартакиадасы да аның катнашыннан башка узмый. Шушы кечкенә генә буйлы ханымда шуның кадәр ихтыяр көче булуга кайчак гаҗәпләнеп тә куясың. Тик ул гомере буе көчле рухлы була. 25 ел тимер юлда вагоннарны карап йөрүче булып эшли. "Миннән барысы да көләләр иде. Буем кечкенә генә, ә кайбер инструментларым гәүдәм зурлыгында иде", - дип искә ала.
    Гаилә корганчы Ижауда радиозаводта эшли Татьяна. Бер елны аларны Жикьяга колхозга булышырга җибәрәләр. Шулай бер кичне иптәш кызы белән сөйләшеп утырганда, үзләре яныннан мотоциклда җилдереп узып киткән егеткә игътибар итә ул. Егет кире борылып килә дә кызларга мотоциклда йөреп килергә тәкъдим итә. "Шушы тәкъдим бик үтемле булды, менә 38 ел инде бер-беребездән аерылмыйбыз", - дип көлеп искә ала Валерий Аркадьевич. Аның поезд машинисты булып эшләү стажы да нәкъ шуның кадәр үк. Тепловоз, электровоз, маневр, йөк, пассажир поездларында эшләгән ул. Спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт тапкан. Җәйләрен хәзер дә алар икәүләп велосипедта урманга гөмбәгә, җиләккә йөриләр. Ел саен февраль аенда Красный борда ял итәләр. Анда Татьяна Николаевна күп вакытын чаңгыда йөрсә, Валерий Аркадьевич балык тота. Бу - аның иң яраткан шөгыле.
    Гаилә башлыгының тагын бер яраткан шөгыле - шахмат уйнау. Ул шахмат белән улларын да "җенләндергән". "Өлкән улыбыз Сашаны өйрәтүем - әле дә хәтердә. Беренче вакытларда миңа оттыра да елый иде. Ярты ел да үтмәде, мин аңа оттыра башладым", - ди Валерий Аркадьевич.
    "Бу гаиләгә мин һәрчак сокланып карыйм. Үзләре дә спорт белән дус, балаларында да спортка мәхәббәт тәрбияли алганнар. Олег та, Саша да спортның бик күп төрләрен үз итә. Икесе дә тормышта үз урыннарын таптылар. Аларның хуҗалыклары, бакчалары да күпләр сокланырлык. Шул ук вакытта спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт табалар. Булганнан бар да була, дип юкка гына әйтмиләр шул", - ди спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илшат Гайнетдинов. Әйе, Мухачевлар кебек актив тормыш рәвеше алып барганда, бар нәрсәгә - спортка да, төзелешкә дә, карбыз, виноград кебек көньяк җимешләрен үстерергә дә вакыт җитә ул.
    Екатерина САМСОНОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: