Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Спортны үстерүгә берни жәл түгел

Икенче ел рәттән укучыларның көзге каникул вакытында Ринат Арасланов җитәкчелегендәге "МСО Әгерҗе" ширкәте призына мини футбол буенча турнир уза. Узган ел ул шәһәр мәктәпләре арасында гына булса, быел аның масштабы тагын да зурайды. Турнирда Ижау, Түбән Кама, Нефтекамск, Чайковск, Киров шәһәрләреннән 16 командадан 2002-2003 һәм 2004 елгы малайлар катнашты. Ярышлар...

Икенче ел рәттән укучыларның көзге каникул вакытында Ринат Арасланов җитәкчелегендәге "МСО Әгерҗе" ширкәте призына мини футбол буенча турнир уза. Узган ел ул шәһәр мәктәпләре арасында гына булса, быел аның масштабы тагын да зурайды. Турнирда Ижау, Түбән Кама, Нефтекамск, Чайковск, Киров шәһәрләреннән 16 командадан 2002-2003 һәм 2004 елгы малайлар катнашты.
Ярышлар барган ике көндә дә һава торышы мактанырлык булмады. Бигрәк тә хәлиткеч уеннар барган икенче көнне көнозын яңгыр яуды. Әмма яшь футболчыларның күңелен яңгыр гына төшерә аламы соң? Баштанаяк чылансалар да, аларның кәефләре күтәренке иде. Әнә, Ижауның "Зенит-1" командасы уенчысы Никита Окунев III урын алуларына сөенеп туялмый. "Өстән яңгыр ява, ә без аны сизмибез дә. Янып-пешеп футбол уйныйбыз. Егылдык та, пычрандык та, юешләнеп тә беттек. Әмма безнең башта бер генә уй: көндәшләребезне җиңү иде. Соңгы уенда Түбән Каманы 8:2 исәбе белән тар-мар итеп, призлы урын алуыбызга чиксез сөенәм", - диде ул.
Ә менә 4нче мәктәпнең 2Б сыйныфы малайларының барысы да - футболчылар. Сыйныф җитәкчеләре Рузилә Насыйрова һәр ярышта алар белән йөри икән. "Бу юлы да ике көн стадионда иртәдән кичкә кадәр малайларыма көч биреп тордым. Яңгыр яугач, бераз пошаманга калганнар иде. "Телевизордан күргәнегез бардыр, футболчылар яңгыр астында да ничек шәп уйныйлар" дип кәефләрен күтәрдем. Алар белән, чын мәгънәсендә, горурланам. Узган ел футболга йөри башлагач ук призлы урыннар ала башладылар. Ә менә быел әлеге беренче бәйгедә үк чемпион булдылар. Малайлар футболчылар гына түгел, бик шәп биючеләр дә. Укуда да сынатмыйлар. Тренерлары Андрей Бушмелев әтиләре кебек: тренировка гына уздырып калмый, өй эшләрен дә эшләтә. Әти-әниләр дә балаларының спорт белән шөгыльләнүләренә бик риза. Быел фамилияләре һәм балаларының яраткан саннарын яздырып футбол формалары тектерделәр. Ата-аналар да һәрвакыт аларга көч бирергә киләләр", - диде Рузилә ханым. Менә шулай, укытучы апалары һәм әти-әниләр җан атып йөрмәсә, балалар мондый уңышларга ирешә алырлар идеме икән?
Алай гына да түгел, район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров та яңгыр астында яшь футболчыларга көч биреп торды. Аларның аркаларыннан сөеп, кулларын кысып, спорт белән дус булырга чакырды. "Сезгә карыйм да балачагым искә төшә. Эх, без дә уйный идек футбол белән хоккейны. Мин капитан идем. "Алтын алка", "Күн туп" турнирларында никадәр җиңү яуладык. Ул грамоталарны әле һаман да кадерле истәлек итеп саклыйм. Районда спортны, бигрәк тә футболны үстерүгә бөтен көчебезне куячакбыз, махсус программа әзерләячәкбез. Балалар арасында спортны үстерүгә берни жәл түгел", - диде ул.
Бәйгенең иганәчесе, үзе дә бик күп спорт төрләре белән шөгыльләнүче Ринат Арасланов та елдан-ел турнирның киңрәк колач алуына сөенүен белдерде. "15-20 елдан сезне төрле командаларда уйнаучы футболчылар итеп күрәсе килә", - диде ул. Балаларга белем бирү-савыктыру үзәге директоры Алексей Колчин балалар белән шөгыльләнүче тренерларга, ата-аналарга, иганәчегә рәхмәтен җиткерде.
Ярыш әгерҗелеләр өчен сөенечле мизгелләр белән төгәлләнде. 2004 елгылар арасында Әгерҗенең ике командасы призлы урынга эләкте. Анатолий Бушмелев һәм Илдар Идиятов шәкертләре - 4нче мәктәпнең "Локомотив", 3нче мәктәпнең "Динамо" командалары - I-II урыннарда. Ә III урында - Ижауның "Зенит" командасы. Ә 2002-2003 елгылардан "Зенит"ның ике командасы - II-III, Ә Әгерҗенең "Локомотив" командасы - турнир таблицасының I урынында. Әгерҗелеләрдән "Иң яшы уенчы" Рөстәм Нурисламов, Максим Стрилец, "Иң яхшы һөҗүмче" Илья Малыгин истәлек бүләкләренә лаек булдылар.
Көннәр азрак суытып, җиргә беренче кар төшкәч шәһәр предприятеләре арасында да мини футбол ярышлары узачак. Бәйгедә җиңү яуларга әзерләнә торыгыз, ир-егетләр!
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев