Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Спортта тәнәфесләр юк

"Бәйрәмгә менә дигән старт булды бу. Әле ярый килгәнбез стадионга. Тәннәр дә язылды, кәеф тә күтәрелде", - диделәр Җиңү бәйрәме алдыннан Әгерҗедә уздырылган Сәламәтлек көнендә катнашкан спорт сөючеләр. "Бүгенге чарага күп кенә оешмаларның үз җитәкчеләре белән килүе аеруча сөенечле. Бары үзебез үрнәк күрсәтсәк кенә спорт мәйданнарына башкаларны да тарта алырбыз....

"Бәйрәмгә менә дигән старт булды бу. Әле ярый килгәнбез стадионга. Тәннәр дә язылды, кәеф тә күтәрелде", - диделәр Җиңү бәйрәме алдыннан Әгерҗедә уздырылган Сәламәтлек көнендә катнашкан спорт сөючеләр.
"Бүгенге чарага күп кенә оешмаларның үз җитәкчеләре белән килүе аеруча сөенечле. Бары үзебез үрнәк күрсәтсәк кенә спорт мәйданнарына башкаларны да тарта алырбыз. Сезнең күбегез әти-әниләр дә бит әле. Үз үрнәгегездә балаларыгызны да спорт мәйданнарына җәлеп итәргә тырышыгыз. Киләчәктә дә спорт мәйданнарында очрашып яшик",- дигән сүзләр белән сәламләде Сәламәтлек көнендә катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Нуриев. "Бүгенге спорт бәйрәме Бөек Җиңү көненә багышлана. Шулай да сезнең өчен иң әһәмиятлесе - җиңү түгел. Яхшы кәеф белән стадионга килүегез, спорт чараларында катнашырга ашкынып торуыгыз мөһим. Шушы күтәренкелекне башкаларга да йоктыра алсагыз иде", - диде спорт һәм туризм бүлеге начальнигы, уеннарның баш хөкемдары Илшат Гайнетдинов.
Барлык катнашучылар (ә алар 150дән артык иде) стадион тирәли йөгереп чыкканнан соң, уеннар башланып китте. Бер мизгелгә зур футбол кыры берьюлы берничә команданың очрашу урынына әверелде. Әнә, аның бер өлешендә эчке эшләр бүлеге һәм прокуратура, икенче өлешендә газ-эксплуатация участогы һәм "Водоканал", өченчесендә район башкарма комитеты һәм финанс-бюджет палатасы командалары көч сынаша. Җан-фәрманга тырышып уйнауларын читтән күзәтү шундый күңелле. Әйтерсең, һәр көн футбол уйныйлар: туплары артыннан күз дә иярми. Нинди һөнәр иясе булуларын онытып, һәркайсы чын футболчыга әверелгән. Хатын-кызларны күзәтү аеруча кызыклы икән: тупка тибәргә аяклары җитешмәсә, кулларын да "эшкә җигәләр" алар. Алар ир-егетләргә караганда да дәртлерәк, җитезрәк уйныйлар, ахрысы. Социаль яклау идарәсе, үзәкләштерелгән бухгалтерия, Пенсия фонды идарәсе гүзәл затлары футбол башланганчы ук: "Их, тизрәк уен башлансын иде инде. Туп тибәсе килә!" - дип ашкынып тордылар. Пенсия фонды идарәсе кызлары капитаннары Марина Голосеева җитәкчелегендә уеннар алдыннан ук "рольләрне" бүлешеп куйганнар иде инде: кем капкада торачак, кем һөҗүм итәчәк... Халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Сания Рәхмәтуллина үз командасына көч биреп тору өчен махсус сыбызгы да алып килгән иде хәтта. Сызгыртып җибәрүе була, аның "командасы" тагын да дәртләнебрәк уйный башлый. Ә җанатарларның ничек көч биреп торуларын күрсәгез иде?! Сәламәтлек көненә җанатарлары белән килгән командаларга уйнавы кызыклырак та, күңеллерәк тә булгандыр. Ничек шулай булмасын инде, капкага туп кергән саен, уенчыларга караганда да ныграк сөенделәр бит алар!
Башка мәйданчыкларда да спорт уеннары кызганнан-кыза барды. Район мәгариф бүлеге, 27нче училище, район үзәк хастаханәсе командалары үз көчләрен волейболда сынадылар. Берсе дә сынатмады: дуслык җиңде.
Боз сараенда да спорт чараларына старт бирелгән иде. "Спутник" өлкән хоккейчылар командасы егетләренә кәшәкәләрен куеп торырга туры килде бу көнне. Алар 27нче училище студентлары белән баскетбол уйнадылар. "Спутник"ның кече һәм урта яшьтәге хоккейчылары исә алканы тупка алыштырып, үз көчләрен футболда сынадылар. "Спутник" ветераннары да Сәламәтлек көненнән читтә калмады: алар яшьлекләрен искә төшереп, кулларына кәшәкә алдылар. Ничә яшьтә булуларын онытып, бик дәртләнеп уйнадылар алар. Әйе, спорт олысы-кечесенә күтәренке кәеф, яшәү дәрте бүләк итәргә сәләтле шул. Әнә, бу көнне гимнастларга әверелгән почта элемтәсе бүлекчәсе хезмәткәрләренең дә хореография залыннан һич кенә дә китәселәре килмәде. Тренажерларда шөгыльләнүдән дә зур канәгатьләнү алып, мондый мөмкинлек бирелүенә сөенеп туялмадылар алар. Сүз уңаеннан: стадионда урнаштырылган тренажерлар яныннан да халык өзелмәде. Сабыйлары белән килгән әти-әниләр аеруча күп иде биредә. Киләчәктә дә шәһәр халкы иң күп йөри торган урыннарның берсе булсын иде тренажер мәйданнары, дип телисе килә.
Менә шулай төрле уеннар белән башланып киткән Сәламәтлек көне стадионда аркан тартышу буенча команда беренчелеге ярышлары белән дәвам итте. Бу ярышның нинди киеренкелек белән барганын тасвирлау өчен сүзләр табуы да авыр хәтта. Башта 8 команда хатын-кызлары тартты арканны. Аны бирмәс өчен кемдер җан-фәрманга кычкырды, кемдер җиргә үк тәгәрәп китте, кыскасы, командасын алга чыгару өчен һәркем үзе булдыралганча тырышты. Тик район хастаханәсе данын күп кенә республика бәйгеләрендә яклаучы хатын-кызлар командасы иң көчлесе булып чыкты. IIдә - мәгариф бүлеге, IIIдә - район башкарма комитеты гүзәл затлары. Аннан үз көчләрен ир-егетләр сынадылар. 5 команда арасыннан газ-эксплуатация хезмәткәрләрен җиңәрдәе табылмады Алардан кала - мәгариф бүлеге һәм район үзәк хастаханәсе ир-егетләре.
Сәламәтлек көненең өченче өлеше дә спорт сөючеләргә менә дигән кәеф бүләк итте. Монда һәркем җанатарга әверелде. Безнең "Спутник-ДЮСШ" футбол командасы Казанның "Рубин" уенчылары белән очрашты. Уен бик киеренке барды. Безнекеләрнең күрше капкага бер гол кертүе дә киеренкелекне йомшартмады: исәп ахырга кадәр үзгәрергә дә мөмкин бит әле! Тик ул үзгәрмәде. Нәтиҗәдә 1:0 исәбе белән "Спутник" командасы көндәшләрен җиңүгә иреште. Әлеге җиңү Әгерҗе командасын турнир таблицасында югары лига командалары арасында II баскычка күтәрде. Сүз уңаеннан: бу якшәмбедә, ягъни 13 май көнне "Спутник" командасы турнир таблицасынның I баскычында торучы Казанның Вахитов районы ДЮСШ командасы белән очраша.
"Төрле спорт чараларын уздыру районыбызда матур традициягә әйләнеп бара. Спорт мәйданнарына җитәкчеләре белән берлектә килгән командаларга икеләтә рәхмәт. Киләчәктә бу мәйданнарда тагын да күбрәк райондашыбызны күрәсе иде. Үзегез дә актив катнашыгыз, башкаларны да спорт мәйданнарына әйдәгез", - диде Сәламәтлек көненә йомгак ясап Фәнис Нуриев. Ул аркан тартышуда призлы урыннар алган командаларга истәлек бүләкләре дә тапшырды.
Сәламәтлек көне артта калды. Тик сәламәт яшәү рәвешен сайлаучылар өчен тәнәфесләр юк. Спорт мәйданчыклары сезне һәркөнне көтә!
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев