Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Безнекеләр – Татарстан чемпионы

"Аларның бик тә җиңәселәре килгән иде һәм булдырдылар да!" - ди зур горурлык белән яшь футболчыларның тренерлары Андрей Бушмелев. Бу 11-12 яшьлек малайлар, "Мини-футболны - мәктәпкә" Бөтенроссия проектында катнашып, Татарстан беренчелегендә чемпион булдылар. Аларны мондый зур ярышта тәүге җиңүләре белән котлыйбыз! Ярышларның финалы Чаллы шәһәрендә узды. Сигез көндәшләре арасында танылган...

"Аларның бик тә җиңәселәре килгән иде һәм булдырдылар да!" - ди зур горурлык белән яшь футболчыларның тренерлары Андрей Бушмелев. Бу 11-12 яшьлек малайлар, "Мини-футболны - мәктәпкә" Бөтенроссия проектында катнашып, Татарстан беренчелегендә чемпион булдылар. Аларны мондый зур ярышта тәүге җиңүләре белән котлыйбыз!
Ярышларның финалы Чаллы шәһәрендә узды. Сигез көндәшләре арасында танылган көчле командалар бар иде, әлбәттә. Мәсәлән, Казан шәһәренең 177нче, Чаллының 50нче мәктәпләре командалары. Менә шул иң көчлеләрне дә безнекеләр җиңделәр!"Әгерҗе командасының олы җиңүен әйткәч, малайларның ничек сөенгәнен күрсәгез иде... Сикерәләр, кочаклашалар... Алар гынамы соң, үзем дә шатлыктан нишләргә белмәдем", ди тренер Бушмелев.
Бу атна башында җиңүче футболчыларны туган мәктәпләрендә тәбрикләделәр. 4нче мәктәп залына аларны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров, укытучылары, әти-әниләре, дуслары җыелганнар иде. "Якшәмбе көн миңа бу җиңү турында шалтыратып әйткәч, күңелгә шулхәтле рәхәт булып китте. Үзебезнең балалар арасында футболны үстерүгә киләчәктә дә зур әһәмият бирәчәкбез. Мин аларга зур өметләр баглыйм", диде Валерий Макаров. Ул әлеге җиңүгә зур тырышлык куйган балаларны савыктыру үзәге директоры Алексей Колчинга, тренерларга, ата-аналарга олы рәхмәтен җиткерде. Аннан соң командага җиңүче Кубогын, медальләр тапшырды, футбол туплары бүләк итте. Футбол командасының спонсоры эшмәкәр Али Ибраһимов та очрашуга буш кул белән генә килмәгән иде. "Без сезгә киләчәктә дә ярдәм итәчәкбез. Сез Әгерҗенең горурлыгы булырга һәм туган төбәгегезне танытырга тиеш", диде ул һәм тренерга , футболчыларга премияләр тапшырды. Али Шамилевич "Россия күлмендәге ярыштан да җиңеп кайтсагыз, бу премия күләмен ун тапкырга арттырачакмын", дип тә малайларны дәртләндереп куйды.
Шундый шатлыклы очрашу барышында Алексей Колчин да, мәктәп директоры Надежда Тимирашева да яшь футболчыларга бик зур мораль һәм матди ярдәм итүче Валерий Макаровка рәхмәтләрен җиткерделәр.
Соңыннан безгә чемпионнарның үзләре белән дә сөйләшеп алырга туры килде. Бу җиңүгә команданың иң нәни футболчысы - 8 яшьлек Ислам Хәлиуллиннан да ныграк шатланучы булмагандыр, мөгаен. Ул балалар бакчасына йөргәндә үк футбол белән шөгыльләнә башлаган. Исламның сыйныф җитәкчесе Рүзилә Насыйрова ""Спорт малайларны тәртипкә, вакытны дөрес бүлә белергә, һәрнәрсәгә җаваплы карарга өйрәтә. Исламыбыз командадагы бишенче-алтынчы сыйныфтагы малайлар арасында бик кечкенә күренсә дә, сез аның аякларының җитезлегенә, тупны ничек оста алып баруына шаккатыр идегез", диде горурланып.
Республика күләмендә бу җиңүгә ирешү өчен нинди зур хезмәт куелганын күпләрегез күз алдына китерәдер, мөгаен. Малайлар атнага ике тапкыр шөгыльләнәләр. Беренче тренировка иртәнге сәгать 7дә, икенчесе - дәресләрдән соң. Ә тренерларның эш көне иртәнге 7дән кичке 8гә кадәр дәвам итә. Чөнки стадионда 6 яшьтән алып 11сыйныфка кадәр балалар шөгыльләнәләр бит.
Хәзер бу футболчыларыбыз Идел буе федераль округында Татарстан данын якларга 7-13 февральдә Ульяновскида узачак ярышларга барачаклар. Уңышлар телик аларга!
Екатерина Самсонова.

PS: Менә алар - Татарстан беренчелегендә чемпион исемен алган яшь футболчыларыбыз:
Эмиль Хәкимов, Ислам Хәлиуллин, Богдан Субботин, Константин Субботин, Нияз Кашапов, Ян Шелудько, Рамиз Эмиров, Александр Еремин, Павел Әхмәтханов, Илдан Камалов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев