Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Дөнья Чемпионаты Әгерҗе кызларын көтә

Болгариядә Европа Чемпионатында каты куллы кызларыбыз Миләүшә Гыймранова - беренче, Гөлшат Дөлкәрнәева, ике кулы белән дә икенче урын яулап, районыбыз данын еракларга таныттылар. КАДЫБАШ ЙОЛДЫЗЫ Кадыбаш кызы Гөлшат ДӨЛКӘРНӘЕВА Европа Чемпионатына барыр алдыннан биш килога ябыга. Үз өстендә көн-төн шөгыльләнү тиешле нәтиҗәне бирә: Гөлшат ике кулы белән дә икенче урын...

Болгариядә Европа Чемпионатында каты куллы кызларыбыз Миләүшә Гыймранова - беренче, Гөлшат Дөлкәрнәева, ике кулы белән дә икенче урын яулап, районыбыз данын еракларга таныттылар.
КАДЫБАШ ЙОЛДЫЗЫ
Кадыбаш кызы Гөлшат ДӨЛКӘРНӘЕВА Европа Чемпионатына барыр алдыннан биш килога ябыга. Үз өстендә көн-төн шөгыльләнү тиешле нәтиҗәне бирә: Гөлшат ике кулы белән дә икенче урын яулый.
"Кадыбашның спорт күгендәге тәүге йолдызы", диләр аның турында авылдашлары. Гөлшат Дөлкәрнәева исеме кул көрәшендә әле күптән яңгырамый. Ул 8 сыйныфта укыганда физкультура укытучысы Шамил Закиров җитәкчелегендә шөгыльләнә башлый, әтисе Рамил кирәкле спорт җиһазларын ясап бирә. Ара ерак дип тормыйлар, Тирсә тренеры Сирень Галиуллин янына тренировкага йөриләр.
- Өйдә иң каты куллысы мин. Әти белән дә кул көрәштерәм, апаларым белән әниемне җиңү дә берни тормый миңа, - ди быел 11 сыйныфка күчкән Гөлшат.
Иртәләрен зарядка ясаудан башлый кыз. Ялкауланып торса, әнисе Гөлия мәҗбүр итә аны.
- Бернигә дә карамыйм, яңгырмы, кармы йөгерергә чыгам. Өйдә шөгыльләнәм, - ди спортчы кыз.
Ә турникта ул егетләрдән дә остарак күтәрелә.
- Анысында сыйныфташларның борынына "чиртәм". 15 тапкыр күтәреләм турникта, - ди Гөлшат.
8 сыйныфта укыганда район бәйгесендә катнашкан Гөлшат Тирсә кызы Әлмирә Хәбибуллинага гына бирелә. Булдырам болай булгач, дип тагын да дәртләнебрәк шөгыльләнә башлый ул. Республикада ике тапкыр призлы урын ала, узган ел Россия Чемпионатында икенче, быел беренче урынны яулый. Һәм әлеге җиңүләре нәтиҗәсендә Европада катнашу бәхете елмая.
- Дөрес, чит илдә көндәшләрем каршына чыккач башта куркып, каушап та калдым. Әмма ничек булса да үзеңне кулга алырга кирәк иде. Ике кулым белән дә көмеш медальгә лаек булгач бик сөендем, әлбәттә, - ди Гөлшат.
- Телефоннан безгә шалтыраткач, башта сүзен әйтә алмый торды. Ул трубканың теге ягында, мин бу ягында елыйм. Кызыбызның 10 сыйныфта укыганда ук шундый уңышка ирешүен зур бәхет дип саныйм, - ди әнисе Гөлия.
ЧЕМПИОНАТТА - ДҮРТЕНЧЕ ТАПКЫР
Чаллыда педагогия институтының икенче курсын тәмамалаган Көчек кызы Миләүшә ГЫЙМРАНОВА Европа Чемпионатында дүртенче тапкыр катнашты. 2011 елда - алтын, 2012дә - бронза, 2013тә көмеш медаль яулаган Миләүшә быел да абсолют җиңүче була.
- 30 илдән килгән спортчылар арасында Россия командасы составында катнашу безнең өчен зур горурлык ул. Әлеге зур бәйгедә командабыз бөтен категориядә дә беренче урын яулады, - ди Россиянең спорт мастеры.
Миләүшәгә Болгария, Төркия, Россия, Польша, Швеция, Литва спортчылары белән кул көрәштерергә туры килә. Каты куллы кызыбыз берсенә дә бирелми.
- Хәзер каникулда булсам да, бер генә көн дә шөгыльләнми калганым юк. Җәй көне күбрәк җиләк-җимеш, яшелчәләргә өстенлек бирәм. Болгариядә дә татлы борычтан әзерләнгән ризыклар белән сыйландык, - ди Миләүшә.
Хәзер Гөлшат та, Миләүшә дә, Тирсә кызы Әлмирә Хәбибуллина да Малайзиядә узачак Дөнья Чемпионатына барырга әзерләнәләр. Анда да җиңүләр насыйп булсын аларга!
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев