Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Дөнья рекордын куйдылар

Россия спорчыларына афәрин! Безнекеләр, Сочида узган унберенче Паралимпия уеннарыннан 80 (!) медаль яулап, Дөнья рекордын куйдылар. Алардан үрнәк алырга кирәк Паралимпия уеннарын уздыру хокукын алган Россия сынатмады: чит ил спортчылары Сочида үзләренә тудырылган шартларга, халыкның яхшы мөгамәләсенә, ярышларда бөтен уңайлыклар булдырылуына "бишле" билгесе куйдылар. Әлбәттә, иң зур сөенечебез Россия спортчылары...


Россия спорчыларына афәрин! Безнекеләр, Сочида узган унберенче Паралимпия уеннарыннан 80 (!) медаль яулап, Дөнья рекордын куйдылар.

Алардан үрнәк алырга кирәк
Паралимпия уеннарын уздыру хокукын алган Россия сынатмады: чит ил спортчылары Сочида үзләренә тудырылган шартларга, халыкның яхшы мөгамәләсенә, ярышларда бөтен уңайлыклар булдырылуына "бишле" билгесе куйдылар. Әлбәттә, иң зур сөенечебез Россия спортчылары өчен булды. Физик мөмкинлекләре чикле спортчыларның әлеге уеннарда 30 - алтын, 28 - көмеш, 22 бронза яулавына ничек сөенмисең инде... Чагыштыру өчен: 2006 елда Туринда узган Паралимпия уеннарында россиялеләр 13 алтын (барлыгы 33 медаль) яулаганнар иде. 2010 елда Ванкуверда 12 алтынга (барлыгы 38 медаль) ия булып, 13 алтын медаль яулаган Германия командасыннан гына калыштылар. Ә бу юлы Россия спортчылары беренче көннәрдә үк лидерлыкны үз кулларына алдылар һәм көндәшләренә якынаерга ирек куймадылар. Башка ил спортчылары безнекеләрдән күпкә артта калдылар. Мәсәлән, икенче урын алган Германиянең - 9, өченче урында булган Канаданың нибары җиде алтын медале генә булды.
Россия командасына иң беренче алтын медальне тау чаңгысында Александра Францева китерде. Иң күп медальләр биатлон һәм чаңгы ярышларында булды. Олимпиада вакытында безнең хоккейчылар ярымфиналга да үтә алмаганнар иде, ә паралимпиячеләр көмеш медаль яулау бәхетенә ирештеләр. Керлингта да без - икенче баскычта. Гомумән, медаль яуламаган бер генә спорт төре дә калмады бу уеннарда.
Спортчыларның бөтенесе өчен җан атсак та, күңелгә барыбер Татарстанныкылар якын. Ике алтын һәм көмеш медаль алган Саба егете Раушан Миңнеголов турында бу көннәрдә матбугат чараларында күпме язма басылды, телевизордан сюжетлар күрсәтелде. 12 яшендә бәхетсезлеккә юлыгып, кул бармакларын өздергән Раушанның Паралимпия уеннарында тәүге медальләре әле болар. Туган ягында аның кайтканын хәзер якыннары, якташлары, гомумән, татарстанлылар зур түземсезлек белән көтәләр. Тагын бер татарстанлы Марта Зәйнуллина безнекеләр копилкасына 47нче медальне китерде. Интернетта җанатарлар инвалид спортчылар турында бик җылы фикерләр яздылар: "без ике куллы, ике аяклы булып та зарланып яшибез. Менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк безгә", "сездәге рух ныклыгына, үҗәтлегегезгә сокланабыз", "сезнең белән горурланабыз".
Чынлап та, язмышның ачы сынавына дучар булган әлеге инвалид спортчыларга карыйсың да уйга каласың: без бөтен нәрсәне вакыт юклыкка сылтыйбыз, спорт белән шөгыльләнмибез, сәламәтлегебезне кайгыртмыйбыз. Ә алар... Алар, үз-үзләрен җиңеп, әнә, ничек яшәү өчен тырмашалар. Кайберләре кулсыз, кайсылары аяксыз, кайсыберләре якты дөньяны күрүдән мәхрүм булсалар да, алар сау-сәламәт кешеләрдән күпкә өстен, көчле рухлы булуларын Сочида тагын бер кат расладылар.

Ул да - көчле рухлы инвалид
Инвалид спортчылар уеннарын күз яшьләре белән карадык. Уңышларга бергәләп сөендек. Әмма шул вакытта күңелдә гел бер уй булды. Безнең районда да бар бит тормыш сынаган кешеләр. Коляскада гына хәрәкәтләнә торганнары да бар, төрле авырулардан җәфаланучылар да җитәрлек. Алар ничек көн күрәләр икән?
Яңавылда гомер кичерүче Фирдәвес УРАЗМАНОВны да язмыш каты сыный. Моннан 17 ел элек басуда эшләгәндә пресска кысып уң кулын өздерә ул.
- Бермәлгә тормыш туктап калгандай тоелды ул вакытта. Әмма үз-үземне бик тиз кулга алдым. Сул кул белән ашарга, эшләргә өйрәндем. Нык характерлы мин: зар елап, кеше күзенә карап ятучылар, "мин инвалид" дип кычкырып йөрүчеләр рәтендә түгел. Булдыра алган кадәрлесен үзем эшлим, ярдәм кирәк булганда гаиләм, туганнарым, дусларым булыша, - ди Фирдәвес абый.
Чынлап та, аның рух ныклыгына, сабырлыгына сокланырлык та. Фирдәвес абыйның тормышы сау-сәламәт кешеләрнекеннән бер дә ким түгел, хәтта яхшырак та әле. Ул инвалид булса да, тулы канлы тормыш алып бара. Ун гектар җиренә ашлык, печән чәчә. Басуга күпләп бәрәңге дә утырталар. Бөтен төр техникасы бар, аларны да үзе иярли. Абзар тулы мал-туар. Әле без барганда да түбәдән кар төшерә иде.
- Тагын туган якка язлар килде. Ә яз белән бергә эш-мәшәкать тә арта инде. Әмма мине бер генә эш тә куркытмый, - ди Фирдәвес абый.
Шулай да икенче кышка кадәр чаңгыларыннан аерылырга туры килгәнгә бераз күңеле төшкән аның. Чөнки көн саен ау чаңгысында сигез чакрым урап кайта ул.
- Кышын бик сирәк кеше генә урман эченә керә. Ә андагы матурлык, саф һава, җәнлек эзләре... Бу гүзәллекне, андагы рәхәтлекне сөйләргә сүзләр дә таба алмыйм, - ди ул.
Моңа кадәр ау чаңгыларында гына йөреп өйрәнгән Фирдәвескә икенче елга пластик чаңгыга басарга туры килер. Уллары бүләк иткән чаңгыларга тузан кундырырга ярамый.
- Анысын да иярләрбез. Моны гына булдыра алмастай егетләр түгел без, - ди ул елмаеп.
Фирдәвес абый белән Паралимпия уеннары турында да гәпләшәбез.
- Ярышларны йотлыгып карадым. Үзем дә инвалид булгач, аларга җиңүләрнең ничек авыр килгәнен мин яхшы аңлыйм. Бу көннәрдә үземне дә әлеге спортчылар кебек хис иттем. Чаңгыда җилдергәндә уемда гел шул спортчылар булды. Әмма аларның нык характерлы булулары мине дә гаҗәпләндерде. Менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк! Егылганда сер бирмичә торып китә алган, тормыш кыйнаганда да тешен кысып түзә белгән, авырлыклар алдында тез чүкмәгәннәр генә әнә шулай уңышка ирешә алалар, - ди ул.
Ххх
Паралимпия уеннарын караганда күңелне гел бер нәрсә борчыды: бәлки шушы уеннарда Россия спортчыларының олы җиңүләреннән соң безнең районда да инвалидларга игътибар артыр, алар өчен аерым спорт секцияләре эшли башлар, төрле ярышлар оештырылыр... Көннәрен дүрт стена арасында уздыручы инвалидларның бик күп нәрсәдән мәхрүм булуларын аңласак та, ни өчендер аларга спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тудырырга гына ашыкмыйбыз...
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев