Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Эштә дә, спортта да сынатмыйлар

Узган атнада Әгерҗедәге "Локомотив" стадионына "Алабугагаз" предприятиесенә караган Мамадыш, Менделеев, Алабуга һәм Әгерҗедәге газ-эксплуатация хезмәтләренең спорт сөючеләре зона спартакиадасына җыелдылар. Гадәттә бу зона спартакиадасына елның-елында Алабугага киләләр иде. Ә быел беренче тапкыр Әгерҗегә җыелулары очраклы гына түгелдер. Беренчедән, безнең стадион хәзер мондый ярышлар үткәрү өчен менә дигән урын. Икенчедән, Әгерҗе...

Узган атнада Әгерҗедәге "Локомотив" стадионына "Алабугагаз" предприятиесенә караган Мамадыш, Менделеев, Алабуга һәм Әгерҗедәге газ-эксплуатация хезмәтләренең спорт сөючеләре зона спартакиадасына җыелдылар.
Гадәттә бу зона спартакиадасына елның-елында Алабугага киләләр иде. Ә быел беренче тапкыр Әгерҗегә җыелулары очраклы гына түгелдер. Беренчедән, безнең стадион хәзер мондый ярышлар үткәрү өчен менә дигән урын. Икенчедән, Әгерҗе газ-эксплуатация хезмәтендә эшләүчеләр барысы да диярлек элек-электән активлыклары һәм спорт белән дус булулары белән аерылып торалар. "ГазпромТрансгазКазан" предприятиесенең профком рәисе Любовь Бригаднова да сәламләү чыгышында әгерҗелеләрне шулай дип мактап телгә алды. Район газ-эксплуатация хезмәте начальнигы Рамил Гыймазов та: "Безнең коллектив эштә генә түгел, спортта да, районның җәмәгать тормышында да актив катнашып абруй яулады. Эшли дә, ял да итә беләләр безнекеләр", - диде зур горурлык белән. Дөрестән дә, алар Тынычлык эстафетасында, чаңгы ярышларында, туристлар слетында һәрвакыт бердәм булып катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Үз төбәгебездә үтәчәк спартакиадага да алар күтәренке кәеф белән, бирешмәскә дип килгәннәр иде. Озын юллар үтеп килгән башка район командаларының да исәпләре сынатмаска, әлбәттә. Әнә, мамадышлылар: " Иртәнге сәгать алтыда юлга чыгып, 250 чакрымнан артык юл уздык, аяклар оешты. Тизрәк йөгерү юлларына чыгасы килә. Фәкать җиңәргә дип килдек", - диделәр.
Бронза - безнекеләрдә!
Спартакиада футболдан башланды. Безнекеләр Алабуга командасы белән уйнадылар. Көндәшләре моңа кадәр дә күп тапкырлар җиңү яулаган көчле футболчылар иде. Җантарларның безнекеләр өчен ничек көч биреп торганнарын күрсәгез иде... Газ хезмәте ветераны, элекке начальник, үзе дә спорт яратучы Баязит Садыйков бигрәк борчылды инде хезмәттәшләре капкасына алабугалылар туп керткәч. Ә безнекеләр гол керткәч, сабый баладай сөенеп, футболчы коллегаларын барып кочаклардай булып утырды ул. Газ хезмәткәрләренә көч биреп торырга гаиләләре дә килгән иде. Әнә, слесарь Сәрия Хисмәтованың 4 яшьлек оныгы ярышлар беткәнче түзеп утырды. Ялгыш битенә футбол тубы килеп тигәч тә еламады балакай.
Икенче матчта безнекеләр мамадышлылар белән очраштылар. Алабугалыларга җиңелү аларның кәефен төшермәгән иде. Бу юлы алар аеруча көчле азарт белән уйный башладылар һәм, көндәшләре капкасына бер-бер артлы туп кертеп, җанатарларны сөендерделәр. Бигрәк тә Илнур Гыйззәтуллин, Алексей Николаев, Рафаэль Шаһалиев, капитан Андриан Николаевның осталыгы нәтиҗәсендә безнекеләр бу юлы җиңүгә ирештеләр. Гомуми нәтиҗәләр буенча футболда безнекеләр өченче урын алдылар. "Аяклар җәрәхәтләнсә дә, җеп өзәрлек хәл калмаса да, кәефләребез шәп!", диде капитан .

Йөгерү юлларында
Спартакиаданың башыннан ахырына кадәр без дә Әгерҗе командасы өчен йә шатланып, йә борчылып, кем әйтмешли, энә өстендә утыргандай булдык. Әнә җиңел атлетика ярышлары башланды. Лира Матвеева 54 яшьтә булса да, 35 яшькә кадәр булган гүзәл затлар белән йөгерү юлларына чыкты. Ә Илшат Исхаков финишка иң беренче килеп сөендерде.
Эстафета юлларына чыккан йөгерешчеләргә безнең көч биреп торуларыбыз да ярдәм итми калмагандыр. Әнә, Фидания Шәйдуллина, җиңел атлетика ярышында иң арттан килеп җанатарларны борчуга салса, эстафетада аңа тиңнәр булмады. Аңа көч биреп тору өчен рәттән йөгергән Илнур Гыйззәтуллинның тырышлыгы да зур булгандыр Фиданиянең алга ыргылуында. Алмаз Сөләйманов та бөтен көчен куеп җан-фәрман тырышты һәм эстафета таягын беренчеләрдән булып финишка китереп җиткерде.
Бөтен төр ярышларга йомгак ясагач, Әгерҗе командасы өченче урынга чыкты. Беренчедә - Алабуга, икенчедә - Мамадыш. Ут күршеләребез - Менделеев командасы - дүртенче урында.
Зона спартакиадасында иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән спорт сөюче газ хезмәткәрләре тиздән Казанда "Алабугагаз" данын яклап җыелма команда составында чыгыш ясаячаклар.
...Беренче тапкыр Әгерҗе җирендә көч сынашкан Мамадыш, Менделеев, Алабуга газ хезмәте спортчылары кунакчыл әгерҗелеләргә олы рәхмәтләрен әйтеп, матур табигатебезгә сокланып, күтәренке кәеф белән туган якларына юл тоттылар. Бу спорт ярышлары җаваплы һәм киеренке хезмәтләренә дәрт өстәгәндер аларга.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев