Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Әгерҗе – спорт шәһәре

...Спорт турында дәртле җырлар яңгырый. Залга ныклы адымнар белән спорт белән дус балалар, аннан аларның остазлары-тренерлар керә. Ветераннар бер-берсен җылы итеп сәламли. Узган шимбәдә узып баручы елның спорт нәтиҗәләренә йомгак ясау бәйрәме нәкъ менә шуннан башланып китте. Гомумән, бу көн Әгерҗенең спорт сөючеләре өчен иртәдән үк уңышлы башланды. Бу көнне...

...Спорт турында дәртле җырлар яңгырый. Залга ныклы адымнар белән спорт белән дус балалар, аннан аларның остазлары-тренерлар керә. Ветераннар бер-берсен җылы итеп сәламли. Узган шимбәдә узып баручы елның спорт нәтиҗәләренә йомгак ясау бәйрәме нәкъ менә шуннан башланып китте.
Гомумән, бу көн Әгерҗенең спорт сөючеләре өчен иртәдән үк уңышлы башланды. Бу көнне "Спутник-ДЮСШ" яшь хоккей командасы ТРсы беренчелегенең зона этабында Чаллы командасы белән уйнады һәм көндәшләрен 6:1 исәбе белән җиңүгә иреште. "Әгерҗе командасын да җиңә алмагач инде!" кебек төртмәле сүзләр дә ишетелде тренерлар исеменә Чаллыдан килгән ата-аналардан. "Нинди генә Әгерҗе командасы әле! Эшләр болай барса, озакламый Әгерҗе спорт шәһәренә әвереләчәк. Ул чакта безнең шәһәрне республикада гына түгел, аннан читтә дә яхшы белерләр", - дип басым ясады бәйрәмдә чыгыш ясаган район башлыгы Фәрит Габбасов, яшь хоккейчыларның чираттагы уңышы белән чын күңелдән горурланып.
Ә Әгерҗе спорт сөючеләренең инде бүген үк Россия күләмендә сөйләрдәй уңышлары җитәрлек. Спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илшат Гайнетдинов спортчыларның быел ирешкән уңышлары турында сөйләгәндә, моңа тагын бар кат инанырга мөмкин иде. "Өченче буын" Республика спартакиадасында спорт ветераннары җыелма командасының уңышка ирешүе, шашка уйнаучыларның Авыл спартакиадасында сынатмавы, кул көрәше белән шөгыльләнүчеләрнең төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә күпсанлы медальләр алуы - моның ачык дәлиле. "Спутник-ДЮСШ" футбол командасының ТР чемпионатында көмеш медальгә ия булуы горурлык түгелмени?! Ә елның иң зур уңышы - Көчек урта мәктәбе укучысы Миләүшә Гыймранованың армспорт буенча Төркиядә узган Европа чемпионатында җиңү яулавы.
"Шәкертенең уңышы - укытучысының горурлыгы" дип юкка гына әйтмиләр. Уңышның нигезен педагогларның һәм тренерларның осталыгы, көн-төн шөгыльләнү тәшкил итә. "Мине спортка алып килүче" номинациясендә балаларны спорт дөньясына үз үрнәкләрендә алып килгән тренерлар һәм физкультура укытучылары билгеләнеп үтелде. Болар - 4нче шәһәр мәктәбенең физкультура укытучысы Алсу Вәлиуллина, Исәнбайдан милли көрәш буенча тренер Рәшит Садыйков, Красный бор мәктәбе укытучысы Ирина Патрикеева, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең кул көрәше буенча тренеры Алексей Голосеев, балаларга белем бирү-савыктыру үзәгенең бокс буенча тренеры Вадим Насыйров, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең армспорт буенча тренеры Руслан Закиров. Номинантларны ата-аналар комитеты әгъзаләре Раушания Гыймранова, Елена Осадчая котладылар һәм: "Безнең белән бергә җиңү шатлыгын да, җиңелү ачысын да татуыгыз өчен рәхмәт сезгә", - диделәр.
Аннан сәхнәгә "Елның иң яхшы спортчысы" исеменә лаек булуга дәгъва кылучы 13 спортчы чыкты. Монда җиңүчене сайлап алу бик авыр булды: спорт өлкәсендәге уңышлары, мәктәп тормышында катнашулары да, укудагы уңышлары да исәпкә алынды аларның. Нәтиҗәдә елның иң яхшы спортчысы дип малайлар арасыннан Сарсак-Омга лицее укучысы, физкультура буенча район олимапиадасы җиңүчесе, уку алдынгысы Алексей Маркитонов, кызлар арасыннан армрестлинг буенча спорт мастерына кандидат, Европа чемпионы, Дөнья чемпионатында катнашкан Миләүшә Гыймранова танылды. Аларга җиңүче тасмасын башкарма комитет җитәкчесе Фәнис Нуриев такты.
Аннан сәхнәгә елның иң яхшы спорт командасы күтәрелде. Ул - футбол буенча ТР чемпионатының көмеш призеры "Спутник-ДЮСШ" командасы. ТР футболы Федерациясе кушуы буенча Илшат Гайнетдинов футбол клубы Президенты Фәрит Габбасовка көмеш медаль тапшырды һәм команда уенчыларына рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Команда уенчылары белән беррәттән, тугры җанатарлар да көмеш медальгә ия булды. "Нинди шартларда гына уйнасак та, алар һәрвакыт безнең белән янәшә булдылар, безгә көч биреп тордылар", - диде җанатарларга рәхмәт сүзләрен җиткереп команда капитаны Владимир Вәликаев.
Алдагы номинациядә спортны үстерүгә матди ярдәм күрсәтүче җитәкчеләр зурланды. Яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм Министрлыгының Мактау грамотасы Илгиз Салиховка ("Ак Барс-Әгерҗе" агрофирмасы), Ринат Араслановка (МСО), Илдус Шәймөхәммәтовка ("Водоканал"), Марат Вәлиуллинга ("Теплоцентраль"), Илнур Мифтахиевка ("Стройград"), Рәис Минаголовка ("Ижстройсервис") тапшырылды.
"Спорт белән - тормыш буйлап" номинациясендә юбилейларын билгеләп үтүче тренерлар бүләкләнде. Алар арасында Күләгәштән чаңгы ярышлары буенча спорт мастерына кандидат Юрий Васильев та бар. Аның кулы астында шөгыльләнүче Алевтина Сайпышева Казан универсиадасында катнашу теләге белән яна. "Һәр тренер өчен иң зур бүләк - үз җитәкчелегендә тәрбияләнүчеләрнең тренер канаты астыннан чыккач та ышанычлы адымнар белән яңа үрләр яулавы. Аларның югалып калмавына чын күңелдән сөенәм мин", - диде Юрий Николаевич.
Ә мин бу балалар бервакытта да югалып калмаслар һәм киләчәктә районыбызны үз уңышлары белән данлауларын дәвам итәрләр, дип өстәр идем. Бу бәйрәмдә исемнәре яңгыраган спорт сөючеләр алга куйган макстларына ирешми калмаслар. Ышанычлы дуслары - спорт аларны нәкъ менә шуңа өйрәтә бит.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев