Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Әгерҗе командасы – беренче

Каты куллы яшүсмерләребез узган атнада Казанда Татарстан беренчелегенә узган бәйгедә унбер медаль яуладылар. Ә командалар арасында әгерҗелеләрнең беренчелеккә чыгуы аеруча сөенечле булды. Бу - армспорт белән шөгыльләнүчеләрнең тәүге тапкыр зур җиңүләре. - Бәйге бик киеренке булды. Көндәшләр дә көчлеләр иде. Әмма шәкертләрем сынатмадылар, - ди тренерлары Сирень Галиуллин. Балалар-яшүсмерләр спорт...

Каты куллы яшүсмерләребез узган атнада Казанда Татарстан беренчелегенә узган бәйгедә унбер медаль яуладылар. Ә командалар арасында әгерҗелеләрнең беренчелеккә чыгуы аеруча сөенечле булды. Бу - армспорт белән шөгыльләнүчеләрнең тәүге тапкыр зур җиңүләре.
- Бәйге бик киеренке булды. Көндәшләр дә көчлеләр иде. Әмма шәкертләрем сынатмадылар, - ди тренерлары Сирень Галиуллин.
Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Денис Әнвәров, Ринат Насыйров, Раил Кәрәмиев, Ләйсән Гобәева, Ләйсән Сабитова, Кадыбаштан Гөлшат Дөлкәрнәева пьедесталның иң югары баскычына күтәрелделәр. Икенче урыннарның күпчелеген Тирсә укучылары алдылар. Менә алар: Әлмирә Хәбибуллина, Рафис Мифтахов, Әлмир Әхмәтшин. Спорт мәктәбеннән Алмаз Садыйков та - көмеш медаль иясе. Ә Тирсәдән Илнар Ваһапов өченче урынга чыкты.
Бу бәйгегә барырга матди яктан ярдәм иткән "Агрохимсервис" җәмгыяте һәм "Сарсак-Омга" ширкәте җитәкчеләре Адил Латыйпов һәм Разиф Харисовка тренер, укучылар зур рәхмәтләрен җиткерәләр.
Призлы урын яулаган спортчыларыбызны декабрь аенда Түбән Новгородта Идел буе Федераль округы беренчелегенә узачак кул көрәше көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев