Әгерҗе волонтерлары – стадион төзелешендә
Тиздән Казанның Чистопольская урамында файдалануга тапшырылачак 45 мең урынлы "Казан-Арена" футбол стадионына Россиядә тиңнәр булмаячак. Әлеге гигант төзелештә бөтен Татарстан, шул исәптән Әгерҗе төзүчеләре дә катнаша. Бу көннәрдә исә районнан көнсаен 17шәр волонтер әлеге төзелештә эшләячәк. Казанда 6-17 июльдә узачак җәйге Универсаданың ачылу- ябылу тантаналары һәм күп кенә ярышлар узачак...
Тиздән Казанның Чистопольская урамында файдалануга тапшырылачак 45 мең урынлы "Казан-Арена" футбол стадионына Россиядә тиңнәр булмаячак. Әлеге гигант төзелештә бөтен Татарстан, шул исәптән Әгерҗе төзүчеләре дә катнаша. Бу көннәрдә исә районнан көнсаен 17шәр волонтер әлеге төзелештә эшләячәк.
Казанда 6-17 июльдә узачак җәйге Универсаданың ачылу- ябылу тантаналары һәм күп кенә ярышлар узачак бу стадион төзелешендә һәр районга аерым участоклары бүлеп бирелгән иде. Бүгенгә күп кенә районнар үз участокларында билгеләнгән төзү һәм төзекләндерү эшләрен төгәлләделәр инде. Инде ярты ел безнең район төзүчеләре биредә эшләсәләр дә, Әгерҗе бу мөһим эшләрдә әлегә калыша. Бу атнадан башлап район хакимиятендә төзелгән график нигезендә шәһәр һәм авыллардагы оешма-предприятиеләре хезмәткәрләре стадион төзелешендә җыештыру эшләрендә катнашачаклар. Һәркөнне иртәнге сәгать 4тә Әгерҗедән автобуста кузгалып китеп, кичке бишкә кадәр эшләү бурычы тора. Эштән соң кире Әгерҗегә кайту планлаштырыла. Шулай итеп, районыбызга билгеләнгән участокта эш тәмамланганчы хезмәт коллективларын Казанга йөреп, стадион төзелешендә катнашу көтә. Бу безнең район җитәкчелеге уйлап чыгарган эш түгел. Татарстандагы барлык районнар да әнә шундый тәртиптә эшләячәк. Башкача мөмкин дә түгел. Чөнки бу гигант төзелешне билгеләнгән вакытына - 9 майга файдаланырга тапшыру өчен эшне шундый режимда оештырмый мөмкин түгел. Биредә хәзер эчке эшләрне башкару өч сменада оештырылган.
Стадион төзелешендә аеруча актив катнашкан районнарны зур бүләк көтә. Мондый алдынгы районнарга 1 июнь - Балаларны яклау көнендә 5 миллион сумлык спорт мәйданчыклары бүләк итәчәкләр. Быел Татарстанда шундый 100 мәйданчык төзү планлаштырыла.
-
21 апрель 2018 - 13:46Әгерҗе зиратында өмәләр уза Ике атна рәттән Әгерҗенең иске татар зиратында өмәләр узды.
-
21 апрель 2018 - 12:53Әгерҗенең Толстой урамында Урам бәйрәме узды Бүген Әгерҗенең иң борынгы урамнарының берсе – бөек язучы исемен йөртүче Толстой урамында бәйрәм узды. Урам бәйрәмен оештыручы район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләренең әлеге чара өчен нәкъ менә бу урамны сайлаулары очраклы түгел. Чөнки 2018 - Татарстанда Лев Толстой елы.
-
21 апрель 2018 - 11:03Редиска салаты ясыйбыз Аны ясау өчен 200 грамм редиска, 1 кыяр, 3 пешкән йомырка, 1 бәйләм яшел суган, тоз һәм 2 аш кашыгы майонез яки каймак кирәк.
-
21 апрель 2018 - 10:47Бүген "Татар-информ" "Әниләр һәм бәбиләр" концертын онлайн күрсәтә Концерт 21 апрельдә, 17:00 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә була.
-
21 апрель 2018 - 10:35Әгерҗедә бадминтон ярышлары була 30 апрельдә сәгать 9да “Олимп“ спорт комплексында бадминтон ярышлары була.
-
21 апрель 2018 - 08:24Бүген – җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре көне Хөрмәтле җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары, депутатлар! Язның иң матур вакытында уздырылучы һөнәри бәйрәмегез белән ихластан котлыйбыз.
-
20 апрель 2018 - 15:40Укучылар “Әгерҗе хәбәрләре“ редакциясендә Шигърият бәйрәмендә катнаштылар Бүген “Әгерҗе хәбәрләре“ район газетасы редакциясендә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 132 еллыгына багышланган Шигърият бәйрәме булды.
-
20 апрель 2018 - 12:00Толстой урамында узачак Урам бәйрәме иртәгәгә күчерелде 2018 ел Татарстанда Лев Толстой елы буларак билгеләнеп үтү уңаеннан 21 апрельдә сәгать 10да Әгерҗенең Толстой урамында Урам бәйрәме уздырыла. Ул якшәмбе көнгә билгеләнгән иде. Әмма синоптиклар якшәмбе һава торышы бозыла, диләр. Шуңа оештыручылар бәйрәмне шимбәгә күчерделәр.
-
20 апрель 2018 - 11:38Тикшерү бүлегендә халыкны кабул итәләр 24 апрельдә 15-19 сәгатьләрдә Менделеев районара тикшерү бүлегендә (Фомин урамы, 19) ТР буенча Тикшерү комитеты җитәкчесе Илдар Шәфигуллин халыкны кабул итә.
-
20 апрель 2018 - 11:22Чит ил паспорты һәм машина йөртү таныклыгы кыйммәтләнә Россия Хөкүмәте машина йөртү таныклыгы һәм чит ил паспорты алганда дәүләт пошлинасы күләмен арттыруны күздә тоткан закон проектын хуплады, дип яза «Российская газета».
-
20 апрель 2018 - 11:07ВТБ банкы хезмәткәрләре Әгерҗедә хәйрия чарасы оештырдылар ВТБ банкы хезмәткәрләре район мәдәният сараенда хәйрия чарасы оештырдылар. Алар әгерҗелеләргә “Бремен музыкантлары“ мультфильмы нигезендә әзерләнгән биюле тамаша күрсәттеләр. Аннан кергән акчалар игелекле гамәлләргә юлланды.
-
20 апрель 2018 - 10:43Әгерҗе районы егетләре армиягә җыена Әгерҗе районыннан 188 егеткә повестка тапшырылды. Аларның 31е армия сафларына китәчәк.
-
20 апрель 2018 - 10:41Иртәгә Әгерҗедә татар зиратында өмә була 21 апрельдә, шимбә, Әгерҗедәге иске татар зиратында өмә була.
-
1 февраль 2018 - 12:48АПРЕЛЬ АЕНА НАМАЗ ВАКЫТЛАРЫ Көн саныИртән-ге намазКояш чыгаЗәүвәлИкен-де нама-зыАхшам намазыЯстү намазыҺиҗ-ри буен-ча104:1506:2011:4015:0217:0018:4412Җөмәдәл-ахыр204:1306:1811:4015:0417:03...
-
27 гыйнвар 2017 - 12:45Ашыгыч хезмәтләргә – кәрәзле телефоннан Әгәр өй телефоныгыз юк икән, ашыгыч ярдәм хезмәтләренә кәрәзле телефоннан шалтырата аласыз. Янгын сүндерү часте - 101. Полиция - 102. Ашыгыч ярдәм - 103. Газ хезмәте - 104.
-
13 октябрь 2016 - 08:20
-
19 апрель 2018 - 14:28Татарстанда Сабан туе көне билгеле булды Быел Сабан туе татар милли бәйрәмен уздыру көнен билгеләгән Карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.
-
19 апрель 2018 - 10:04Хезмәтен хөрмәтләп Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре көне алдыннан, матур традиция буенча, Татарстан Дәүләт Советында Татарстан муниципалитетларының иң яхшы хезмәткәрләрен котладылар.
-
20 апрель 2018 - 11:07ВТБ банкы хезмәткәрләре Әгерҗедә хәйрия чарасы оештырдылар ВТБ банкы хезмәткәрләре район мәдәният сараенда хәйрия чарасы оештырдылар. Алар әгерҗелеләргә “Бремен музыкантлары“ мультфильмы нигезендә әзерләнгән биюле тамаша күрсәттеләр. Аннан кергән акчалар игелекле гамәлләргә юлланды.
-
19 апрель 2018 - 10:41Кырынды китапханәсендә “Шәльяулыгым – күңел бизәгем“ дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды Салават күпере төсләренең балкышын хәтерләтеп яулык, шәлләр белән бизәлгән китапханәдә аларның барлыкка килү тарихы белән китапханәче Фәридә Артемьева таныштырды.
-
21 апрель 2018 - 12:53Әгерҗенең Толстой урамында Урам бәйрәме узды Бүген Әгерҗенең иң борынгы урамнарының берсе – бөек язучы исемен йөртүче Толстой урамында бәйрәм узды. Урам бәйрәмен оештыручы район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләренең әлеге чара өчен нәкъ менә бу урамны сайлаулары очраклы түгел. Чөнки 2018 - Татарстанда Лев Толстой елы.
-
20 апрель 2018 - 15:40Укучылар “Әгерҗе хәбәрләре“ редакциясендә Шигърият бәйрәмендә катнаштылар Бүген “Әгерҗе хәбәрләре“ район газетасы редакциясендә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 132 еллыгына багышланган Шигърият бәйрәме булды.
-
20 апрель 2018 - 11:38Тикшерү бүлегендә халыкны кабул итәләр 24 апрельдә 15-19 сәгатьләрдә Менделеев районара тикшерү бүлегендә (Фомин урамы, 19) ТР буенча Тикшерү комитеты җитәкчесе Илдар Шәфигуллин халыкны кабул итә.
-
19 апрель 2018 - 15:42Май бәйрәмнәрендә ничек ял итәбез 1 май – Яз һәм хезмәт, 9 Май – Җиңү бәйрәмнәре – ял көннәре.