Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Әгерҗедә – Сәламәтлек көне

5 май шәһәребездә Сәламәтлек көне дип игълан ителде. Бу көнне көндезге сәгать 3тә стадионда зур спорт бәйрәме үткәрелә.Тормышында сәламәт яшәү рәвешен сайлаган һәркемне спорт ярышларында актив катнашырга чакырабыз. Командаларны теркәп, аларны сәламләгәннән соң ярышлар башлана. Футбол Социаль яклау идарәсе - Пенсия фонды идарәсе, эчке эшләр бүлеге - прокуратура, райфо -...

5 май шәһәребездә Сәламәтлек көне дип игълан ителде. Бу көнне көндезге сәгать 3тә стадионда зур спорт бәйрәме үткәрелә.Тормышында сәламәт яшәү рәвешен сайлаган һәркемне спорт ярышларында актив катнашырга чакырабыз.
Командаларны теркәп, аларны сәламләгәннән соң ярышлар башлана.
Футбол
Социаль яклау идарәсе - Пенсия фонды идарәсе, эчке эшләр бүлеге - прокуратура, райфо - "Җилэнергосервис", газ-эксплуатация участогы - "Водоканал" командалары.
Волейбол
Үзәк хастаханә - район башкарма комитеты.
Баскетбол
27нче училище - мәгариф идарәсе.
Хоккей
"Тепловые сети" - МСО һәм ветераннар хоккей командасы.
Башка хезмәт коллективлары да спорт белән шөгыльләнәчәкләр. Боз сараендагы хореография һәм тренажер заллары халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, почта элемтәсе, элемтә узелы хезмәткәрләре карамагына бирелә.
Боз сараендагы спорт мәйданчыгында 27нче училище укучылары һәм ДЮСШ баскетбол, футбол уйныйлар.
Статистика, үзәкләштерелгән бухгалтерия, БТИ, мәшгульлек үзәге филиалы, банклар тренажерларда шөгыльләнәчәк.
16 сәгатьтә - аркан тартышу, 16.30да "Спутник"(Әгерҗе) һәм "Рубин" (Казан) командалары арасында футбол матчы.
17.15тә Сәламәтлек көненә йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы.
Барыгызны да спорт мәйданчыкларында көтәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев