Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Әгерҗедә футболның киләчәге бармы?

Соңгы вакытта футбол фанатлары арасында "Әгерҗедә яшьләр футболын бетерергә уйлыйлар. Шәһәребездә спортның бу төре үсә генә башлаган иде бит..." дигән сүзләр таралды. Моңа җавап итеп район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров: "Әгерҗедә балалар һәм яшьләр футболын үстерүгә һәм республика дәрәҗәсенә чыгаруга бөтен көчебезне куячакбыз. Футбол бу-ла-чак! Ләкин анда читтән ялланган...

Соңгы вакытта футбол фанатлары арасында "Әгерҗедә яшьләр футболын бетерергә уйлыйлар. Шәһәребездә спортның бу төре үсә генә башлаган иде бит..." дигән сүзләр таралды. Моңа җавап итеп район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров: "Әгерҗедә балалар һәм яшьләр футболын үстерүгә һәм республика дәрәҗәсенә чыгаруга бөтен көчебезне куячакбыз. Футбол бу-ла-чак! Ләкин анда читтән ялланган футболчылар түгел, үзебезнең Әгерҗе егетләре уйнарга тиеш!" - дип бу имеш-мимешләргә нокта куйды.

... 60-70 елларда шәһәребездә футбол бик популяр спорт төре булган. Ул заманда Әгерҗе командасы республикадагы авыл районнары арасындагы чемпионатта беренче өчлеккә кергән. Ләкин соңыннан күп еллар футбол торгынлык чорын кичергән. Ветеран футболчылар һәм фанатлар шәһәребездә бу популяр спорт төренең сүнеп баруына бик борчылалар иде. 2010 елда "Локомотив" стадионында зур реконструкция үткәрелгәннән соң футболны үстерүгә җитәкчеләр тарафыннан игътибар бермә-бер артты. Нәтиҗәләре дә - күз алдында. Алексей Колчин җитәкләгән балаларны савыктыру үзәгендә 5-18 яшьлекләр өчен балалар-яшүсмерләр футболы үзәге оештырылды. 4нче шәһәр мәктәбендә 30 баланы берләштергән ике спорт сыйныфы ачылды. Бу яшь футболчылар белән Ижауның танылган футболчысы, тренер Андрей Бушмелев шөгыльләнә. Алар республикада гына түгел, Россия күләмендәге ярышларда катнашып яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә өлгерделәр инде. Малайлар арасында футболны үстерүгә "Әгерҗе МСО" предпрятиесе җитәкчесе Ринат Арасланов та зур көч куя. Ул ике ел рәттән үз предприятиесе призына яшь футболчылар арасында ярышлар оештырды. Район башлыгы Кубогына эшче яшьләр арасында да ярышлар уздыру традициягә керде. Ләкин үз казаныңда гына кайнап спортта ерак китеп булмый. Моннан ике ел элек көчле футболчылардан "Спутник" командасын туплап, алар ТР чемпионатында катнашып, республика футбол дөньясында Әгерҗене таныттылар. Ике ел дәвамында алар Татарстанның шактый көчле командаларын җиңделәр. Быел алар беренче әйләнештә югары лигадагы командалар арасында 15 тапкыр җиңү яуладылар. Ләкин финишка килеп җиткәч, IV урынга гына калулары җанатарларны шактый борчуга салды. Кызганычка каршы, бу команда составында бер-ике генә Әгерҗе футболчысы бар иде. Ләкин аларның да уен кырына чыккан чаклары бик сирәк булды. 17 футболчының барысы да диярлек - Удмуртия, Башкортостан, Татарстан шәһәрләреннән. Футболчыларның шактый югары хезмәт хакына уйнаулары да сер түгел. Шәһәребездәге спонсор предприятиеләр хисабыннан аларга бер елга гына да ике миллион сумга якын хезмәт хакы түләнгән. Районыбызның яңа җитәкчесе Валерий Макаровның: "Мин бу акчаларны үзебезнең балалар һәм яшьләр арасында футболны үстерүгә тотарга кирәк дигән фикердә. Читтән килгәннәр бүген бар, иртәгә юк алар", - дигән сүзләре белән күпләр килешерләр, мөгаен. Әнә ДООЦ директоры Алексей Колчин: "Стадионда футболчылар өчен киенү-чишенү бүлмәсе дә, душ та, ярышларга йөрү өчен транспортыбыз да юк. Яшь футболчыларыбыз белән алны-ялны белми, фанатларча шөгыльләнүче тренерларыбыз Андрей Бушмелев, Илдар Идиятов, Олег Адашириновның хезмәт хаклары да ташка үлчим", - дип зарланганда күпләрегездә нигә читтән ялланган футболчыларга миллионнар коябыз соң дигән фикер тугандыр, мөгаен. Директорның бу зарын ишеткән һәм стадионда футболчылар өчен тиешле шартлар юклыгын үзе күргән Валерий Макаров әлеге бинаның икенче катын төзергә дигән тәкъдим белән чыкты. Моннан тыш, ул малайларга футбол формалары, туплар, кар чистарту техникасы сатып алу өчен 50 мең сум акча бирде. Тиздән футбол кыры өчен инвентарьлар да сатып алачаклар.
Яшьләр футболына килгәндә, Валерий Владимирович: "Спутник" командасы яшәячәк, аны үстерү өчен акча җәлләмәячәкбез. Ләкин бу команданы үзебезнең футболчылардан туплаячакбыз. Алар шунда ук югары лигада уйный алмаслар, әлбәттә. Ләкин аларны төрле яклап яклаганда, матди ярдәм иткәндә уңышка ирешергә мөмкинлегенә иманым камил", - ди. Алексей Колчин да: "Яшьләр командасы туплау өчен менә дигән уенчы егетләребез бар. Мәсәлән, тимерьюлчылар Александр Петухов, Юрий Маркачев, Денис Сергеев, Сергей Ванягин, Андрей Моргунов, Александр Галкин, чыгарылыш сыйныф укучылары Кирилл Мерзляков, Виталий Герасимов, Илшат Хәкимов, Илфат Әхмәтгәрәев "Спутник"та уйнарга атлыгып торалар. Валерий Владимирович яшьләр футболын үстерүгә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер дип торганда бу егетләр тауларны күчерергә әзер", - ди. Спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илшат Гайнетдинов исә: "Бу футболчыларыбыз белән Чемпионатның беренче лигасында уйнарга була. Ләкин көчле тренер һәм капкачы, һөҗүмчене башта барыбер читтән табарга кирәк", - дигән фикердә.
Әйе, үзебездә мондый футбол фанатлары булганда, аларга алмашка яшь футболчылар үсеп килгәндә "Спутник"ның киләчәге барлыгына һич шик юк. Әгерҗене футбол дөньясында нәкъ менә үзебезнекеләр танытсыннар иде.
Яшьләр футболы буенча тәкъдим-фикерләрегез булса, редакциягә язып җибәрегез, шалтыратыгыз, безнең сайтта да теләкләрегезне калдыра аласыз.
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев