Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Әлмир – өченче

Районда бик күп көрәш бәйгеләрендә абсолют батыр калган Исәнбай егете Әлмир ШӘРӘФИЕВның Кукмарада Федерация кубогына уздырылган бәйгедә III урын алып кайтуы шатлыклы вакыйга булды. "Районда көрәш бәйгеләре күп уздырылса да, бик матур көрәш алымнарын күрсәтүче оста егетләребез булса да, ни өчендер республикада без әле призлы урыннар аз алабыз" дигән тәнкыйть...

Районда бик күп көрәш бәйгеләрендә абсолют батыр калган Исәнбай егете Әлмир ШӘРӘФИЕВның Кукмарада Федерация кубогына уздырылган бәйгедә III урын алып кайтуы шатлыклы вакыйга булды.
"Районда көрәш бәйгеләре күп уздырылса да, бик матур көрәш алымнарын күрсәтүче оста егетләребез булса да, ни өчендер республикада без әле призлы урыннар аз алабыз" дигән тәнкыйть сүзләрен еш ишетергә туры килә. Ә менә Әлмир бу сүзләрнең киресен раслады. "1995-96 елгылар арасында барган бәйге бик киеренке булды. Көндәшләр күп һәм алар көчле иде. Әмма мин дә төшеп калганнардан түгелмен. Көрәштә тәҗрибәм дә, осталыгым да җитәрлек. Тырышлыгым аркасында пьедесталның өченче баскычына күтәрелдем", - ди Әлмир.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев