Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Әрмән егетләре Әгерҗене таныта

Моннан берничә ел элек Каринэ Аракелян уллары Грайр һәм Тигранны кул сугышы секциясенә яздырганда аларның шундый зур җиңүләр яулауларын күз алдына китердеме икән? Ә менә Грайрның Италиядә Европа Чемпионатында катнашуы һәм аннан Россия җыелма командасы составында берүзенең бишенче урын алып кайтуы якыннары өчен күктән төшкән бәхет булды. Бертуганнар әниләренең ышанычын...

Моннан берничә ел элек Каринэ Аракелян уллары Грайр һәм Тигранны кул сугышы секциясенә яздырганда аларның шундый зур җиңүләр яулауларын күз алдына китердеме икән? Ә менә Грайрның Италиядә Европа Чемпионатында катнашуы һәм аннан Россия җыелма командасы составында берүзенең бишенче урын алып кайтуы якыннары өчен күктән төшкән бәхет булды.
Бертуганнар әниләренең ышанычын аклыйлар: кул сугышы белән чынлап мавыгып китәләр, ярышларда катнашалар, әмма биюне дә ташламыйлар. Төрле сыйныфларда укысалар да Грайр һәм Тигран - бик дуслар. Әти-әниләре дә улларының һәр уңышларына сөенәләр, аларга һәрьяклап ярдәм кулы сузалар. Каринэ - ата-аналар комитетының актив әгъзасы да. "Аның кебек уллары өчен өзелеп торучы әниләр булганда эш тә җырлап кына бара. Спортчы уллары зур ярышларга барганда якыннары аларга һәрчак булышалар, башкаларның да зур җиңүләр яулап кайтуларын телиләр, алар өчен җан атып торалар", - ди балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры урынбасары Наталья Мөхәммәтҗанова.
Тигран һәм Грайр да, әти-әниләре дә тренерлары Алексей Голосеевка зур рәхмәтле. Спортның нечкәлекләренә өйрәтүче тренер шәкертләре өчен үзе дә сөенеп туялмый. Бүген егетләрнең төрле ярышларда яулап алган медальләренең саны 150гә җитә. Бертуганнарның тренерларыныкы кебек кара билбаулары бар. Тиздән алар хөкемдарлык итү категориясенә дә ия булачаклар. Икесе дә - берничә тапкыр Россия чемпионнары булдылар. Ә күптән түгел Ижау дәүләт техник университетында белем алучы Грайр, Италиядә узган Европа Чемпионатында катнашып, спортчыларны һәм тренерларны шаккатырып кайтты.
"Россия җыелма командасы составында Осетия, Оренбург, Екатеринбург һәм Новотроицк шәһәрләреннән яшьтәшләрем бар иде. Алар - 80, 93, 103, 106 килолы пәһлеваннар. Минем авырлыгым 65 кило гына. "Бу гәүдәң белән син ничек җиңү яулыйсың инде?" дип алар миннән көлеп тә алганнар иде. Әлеге чемпионатта үлчәү категорияләре буенча ярышмадык. Мин 18 яшьтән узган кара билбаулылар белән көч сынаштым. Бу категориядәге 28 спортчы да - 100 килолымы ул, 60 килолымы - барысы да олимпия системасы буенча ярышты" - дип сөйли Грайр.
Россия җыелма командасыннан әлеге чемпионатта бары Грайрга гына бишенче урын алу бәхете елмая. Аның мондый урын алуына ышанмаганнар барысы да тел шартлата. Россия җыелма командасын әлеге ярышка алып барган кул сугышы Федерациясе Президенты Алексей Кузнецов Грайрның спорт мастеры исемен алуга лаеклы икәнен әйтә. Чемпионатта якташыбыз "Иң яхшы көрәш техникасы өчен" медале белән дә бүләкләнә.
Грайрдан Италия турында нинди тәэсирләр калуын да сорадык: "Италиядә 18 градус җылы иде. Бөтен җир чиста, коры. Яңгырдан соң да беркайда пычрак күрмәссең. Беренче карашка, итальяннар ялкаурак халык кебек тоелды. Алар эшләүгә караганда күбрәк ял итәләр, күңел ачалар икән. Кайбер кибетләр дә төштән соң бары ике сәгать кенә эшли. Кызларга килгәндә, алар бездә матуррак", - диде ул елмаеп.
Тиздән кул сугышы буенча спортчыларыбыз Санкт-Петербургка "Көнчыгыш-Көнбатыш" олимпиадасына барачаклар. Бертуган Аракеляннарның аннан җиңү яулап кайтачакларына өметебез зур.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев