Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Европа чемпионнары тәрбияли

    Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең кул көрәше буенча тренеры Руслан ЗАКИРОВ Татарстан күләмендә "2014 елда спорт мәктәбенең иң яхшы балалар тренеры" исеменә лаек булды. Татарстан, Россия чемпионнары гына түгел, Европа һәм ил күләмендә җиңү яулаган спортчыларны тәрбияләгән бу яшь тренер - бүген газетабыз кунагы. СПОРТКА ЮЛ 5 сыйныфта укыганда килә спортка Руслан....

    Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең кул көрәше буенча тренеры Руслан ЗАКИРОВ Татарстан күләмендә "2014 елда спорт мәктәбенең иң яхшы балалар тренеры" исеменә лаек булды. Татарстан, Россия чемпионнары гына түгел, Европа һәм ил күләмендә җиңү яулаган спортчыларны тәрбияләгән бу яшь тренер - бүген газетабыз кунагы.
    СПОРТКА ЮЛ
    5 сыйныфта укыганда килә спортка Руслан. Ул вакытта Тирсә мәктәбендә Ирек Ахунҗанов кул сугышы секциясе алып бара.
    - Балачакта спорт гомерлек юлдашым булыр дип уйламадым. Бу спорт төре белән шөгыльләнүем дә мәктәптә зуррак малайлар кыерсытканда каршылык күрсәтергә кирәк булганга гына сайланган иде. Уйнап кына башланган шөгылем гомерлеккә булды, ахры, - ди ул.
    Тренерлары авылдан күчеп киткәч, танылган тренер Сирень абыйсы Галиуллинга кул көрәшенә йөри башлый. 8 сыйныфта укыганда беренче уңыш килә Русланга: Казанда узган республика бәйгесендә III урын ала. Соңыннан милли көрәш белән мавыгып китсә дә, ярышта уң кулын сындыргач, аны ташларга туры килә. Шуннан соң ныклап армспорт белән шөгыльләнә башлый.
    - Иң арзанлы спорт төре ул татар һәм кул көрәшләре. Кыйммәтле спорт костюмнары да кирәкми, шөгыльләнү өчен җиһазларны да үз кулларың белән ясарга була, - ди Руслан. - Аннан авыл җирендә массовый спорт төре, мәсәлән, футболга бала җыюы да авыр хәзер. Мәктәпләрдә укучылар саны аз, күбесе 9 сыйныфтан соң калага чыгып китә. Ә кул көрәшенә 3-4 бала йөрсә дә, тренировка уздырырга була.
    Айрат Сәетов, Гөлчәчәк Хәкимова, Зөлфия Фәттахова, Марсель Галиуллин белән республиканы, илне гизәләр алар. Бу каты куллы егет-кызлар һәр ярышта диярлек призлы урыннар яулап сөендерәләр. Күбесенең хәзер гаиләсе булса да, армспорт белән "җенләнүләрен" ташламыйлар. Руслан да күп еллар тренер булса да, ярышлардан үзе дә читтә калмый. Сул кулы белән беренчелекне яуласа, балачакта сынган кул барыбер үзенекен итә, анысы белән II, III урыннар гына эләгә икән.
    ШӘКЕРТЛӘРЕМ БЕЛӘН ГОРУРЛАНАМ
    Руслан Закиров кул астында 60лап яшүсмер шөгыльләнә. Мәктәп тәмамлап студент булган егет-кызлар да армспортны онытмыйлар. Зур шәһәрләрдә дә тренировкаларга йөриләр, үзләре тренер вазифасын башкаралар.
    - Шәкертләрем белән горурланам, - ди Руслан горурланып. - Әнә, Айрат Ногманов, Жирайр Габриелян, Ленар Хәйретдинов, Илшат Иксанов - Россия призерлары, Денис Әнвәров, Ләйсән Сабитова, Раил Кәрәмиев - Россия чемпионнары һәм призерлары, Ләйсән Гобәева - Европа чемпионы, Миләүшә Гыймранова - Европа чемпионы, Дөнья призеры, Жирайр Габриелян Дөнья күләмендә узган армспорт ярышлары призеры булдылар.
    Яшүсмерләр тренировкага йөри башлаган беренче көннән үк биредә җиде кат тир чыгарырга кирәклеген аңлыйлар. Разминка, тренажерда шөгыльләнү, отжимание ясау, гер күтәрү, чүгәләү һәм башка күнегүләр көн саен эшли торган күнекмәләр булырга тиеш, ди тренер. Руслан үзе дә иртән стадионда йөгерә, үзе белән шәкертләрен дә ияртә.
    - Һәркем иртәнге зарядкага 10-15 минут вакытын жәлләмәскә тиеш, - ди ул. - Иң яхшысы 10 минут ныклап шөгыльләнергә һәм 20 минут ял итәргә, - ди ул.
    Кышын чаңгыда йөрергә ярата Руслан. Күбрәк аксымга бай ризыкларга һәм яшелчәгә өстенлек бирә.
    АВЫЛ БАЛАСЫН - СПОРТКА
    Спорт белән шөгыльләнгән бала тормышта югалып калмый дип фикер йөртә тренер. Физик яктан чыныгып үскән егетләргә армиядә хезмәт итү җиңел бирелә. Русланның шәкертләре тәмәке тартмый, спиртлы эчемлекләр белән мавыкмый. Әти-әниләрнең дә балалары өчен күңелләре тыныч. Үзләре дә бик еш кына тренировкаларга киләләр, урамда күргәндә балаларының ничек шөгыльләнүләре белән кызыксыналар. 4нче мәктәптә укытучы булып эшләүче Руслан бу белем йортыннан укучыларның армспортка тартылуларына аеруча сөенә.
    - Авыл балаларын күбрәк тартырга иде спортка. Шәһәрнекеләр өчен секцияләрне сайлап алу мөмкинлеге зур. Ә менә авыл балалары дәрестән соң кая барырга аптырап йөриләр, - ди тренер.
    Дөрес, түрәләр Олимпиада уеннарына кертелүче спорт төрләренә басым ясарга тәкъдим итсәләр дә, тренер Русланның моңа үз фикере бар.
    - Бөтен ата-ананың да хоккей, керлинг, чаңгы спорты өчен 15-20 мең сумлык форма алу көченнән килми. Ә кул көрәше, әйткәнемчә, иң арзанлы спорт төре ул. Әнә, Дагестан, Төньяк Осетиядә бу спорт ничек җәелгән. Пермь өлкәсен дә үрнәк итеп куярга була. Шунысын да әйтәсем килә: спортчылар арасында нәкъ менә армспорт буенча гына Европа күләмендә уздырылучы ярышларда катнашып җиңү яулаучылар бар бит, - ди Руслан.
    Яшүсмерләр күңелен аңлап, тренерларны һәрчак үсендереп торучы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Рамил Ясәвиев, аның кул астында эшләүче Наталья Мөхәммәтҗанова, Гөлназ Җиһангәрәевага да рәхмәтле Руслан.
    - Бер йодрык булып эшләгәндә генә уңышка ирешеп була. Киләчәктә тагын да күбрәк спорт йолдызлары тәрбияли алырмын дип өметләнәм, - ди тренер.
    Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: