Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Финал уеннары – Әгерҗедә

Футбол буенча Европа Чемпионаты барган көннәрдә Әгерҗедә ТР Чемпионаты кысаларында 2000-2001 елгы яшүсмерләр арасында "Күн туп" дип аталган футбол буенча финал уеннары уздырылу - үзе горурлык. Россия җыелма командасының уңышлары әле хәзергә сөенерлек. Ә менә бездә беренчелекне кем яулар? Кубок кемгә эләгер? 12 командадан килгән 180 яшь футболчы гына түгел,...

Футбол буенча Европа Чемпионаты барган көннәрдә Әгерҗедә ТР Чемпионаты кысаларында 2000-2001 елгы яшүсмерләр арасында "Күн туп" дип аталган футбол буенча финал уеннары уздырылу - үзе горурлык. Россия җыелма командасының уңышлары әле хәзергә сөенерлек. Ә менә бездә беренчелекне кем яулар? Кубок кемгә эләгер? 12 командадан килгән 180 яшь футболчы гына түгел, аларның тренерлары, ата-аналары, җанатарлар да бу көннәрдә зур дулкынлану кичерәләр.
Хоккей - чын ир-егетләр уены дисәләр, футбол - иң җитезләр, сизгерләр, тәвәккәлләр уены. Әнә бит, милли бәйрәм - Сабантуй узганның икенче көнендә үк автобусларга төялеп, республикабызның Түбән Кама, Саба, Зәй, Норлат, Бөгелмә, Буа, Казан, Мамадыш, Аксубай, Теләче районнары һәм шәһәрләреннән Әгерҗегә зур ярышка килгән яшь футболчыларның һәрберсе җиңү теләге белән яна. "Аксубайдан 460 километр юл үтеп килдек, бик эссе булса да, армадык. Сезнең якларның искиткеч матур табигатенә сокландык", - диделәр аксубайлылар. Ә менә күптән түгел Әгерҗедә узган зона уеннарында беренчелекне яулаган Түбән Каманың "Кама" командасы финал уеннарында да беренчелекне яуларга омтыла. "Сабаның "Яшьлек" командасын 15:0 исәбе белән тар-мар иттек. Башка көндәшләребезне дә җиңәчәгебезгә ышанабыз", - диделәр футболчылар Линар, Ильяс, Айзат. Аларның уңышлары белән, чынлап та, горурланырлык. Сызрань, Әлмәт, Казан, Чаллы, Ижау шәһәрләрендә дә призлы урыннар яулап кайткан футболчылар бит алар! Ә менә Мамадыш яшүсмерләренә стадион бик ошаган. "Биредә үзебезне чын футболчылар кебек хис итәбез. Стадионыгыз бик матур төзекләндерелгән. Безнең стадионда - табигый чирәм, ә биредә ул - ясалма. Уйнавы бик рәхәт!" - диделәр уенчылар. Алар әгерҗелеләрнең кунакчыл булуын да әйттеләр. "Матур итеп каршы алдылар, тәмле ашаттылар", - диде Вадим Поляков.
Әлеге ике командадан кала, башкалары Әгерҗедә беренче тапкыр. "Иң башта районның кай тирәдә икәнлеген белү өчен картадан карадык", - диючеләр дә булды. Димәк, жәйге каникулларының бер истәлеге булып Татарстанның "камчатка"сында урнашкан Әгерҗе дә калачак алар күңелендә.
Яшь футболчыларны сәламләргә район башлыгы Фәрит Габбасов та килгән иде. "Футбол буенча финал уеннарының Әгерҗедә узуын без бик шатланып кабул иттек. Кечкенәдән үк спортка тартылуыгыз икеләтә куанычлы, балалар. Ата-аналарыгыз да сезнең белән горурланадыр. Футбол уеннары барган өч көндә Әгерҗебез белән якыннан танышырсыз. Барыгызга да уңышлар телим", - диде ул. Командаларның капитаннары Фәрит Гарифович кулыннан милли ризык - чәк-чәк тә кабул итеп алдылар (рәсемдә). Анастасия Искәндәрова җыр белән сәламләгәннән соң, уеннарга старт бирелде.
Бу көнне Түбән Каманың "Кама" һәм Сабаның "Яшьлек", Зәйнең "Зәй" һәм Норлатның "Факел", Буаның "Батыр" һәм Казанның "Романтик", Бөгелмәнең "Орленок" һәм Мамадышның "Олимп", Казанның "Зенит" һәм Теләче, Әгерҗенең "ДООЦ" һәм Аксубайның "Аксу" командалары үзара көч сынашты. "Романтик" командасы уенчылары "Без бирегә бары җиңү өчен килдек", дисә, әгерҗелеләр дә "Сынатмаячакбыз", диделәр. "Бу көннәрдә атнаның һәр көнендә икешәр тапкыр тренировкаларга йөрдек. Без призлы урынга эләгергә тиеш. Югыйсә, тренерыбыз Андрей Ушменов, әти-әниләребез, җанатарларыбызның күзләренә ничек карарбыз?", - диделәр Илдан Камалов, Ренат Садриев, Богдан Субботин.
Җиңү кемгә елмаер? Кайсы районның иң оста футболчылары Кубокка ия булыр? Бу турыда газетабызның алдагы санында хәбәр итәрбез.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев