Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Футболчы кызлар - җиңүче

Үзем отпускыда, футбол уйнаучы кызларым каникулда булсалар да, бер генә көн дә ял иткәнебез юк. Һәр көнне стадионда тренировка уза. Әле узган атнада Чаллыда "Күн туп" республика уеннарында катнашып кайттык. Чаллы, Казан, Аксубайдан килгән яшьтәшләре белән уйнады Әгерҗе кызлары. Казан, Аксубай командаларын тар-мар иткәннән соң, финалда Чаллыдагы яшьтәшләре белән очраштылар....

Үзем отпускыда, футбол уйнаучы кызларым каникулда булсалар да, бер генә көн дә ял иткәнебез юк.

Һәр көнне стадионда тренировка уза. Әле узган атнада Чаллыда "Күн туп" республика уеннарында катнашып кайттык. Чаллы, Казан, Аксубайдан килгән яшьтәшләре белән уйнады Әгерҗе кызлары. Казан, Аксубай командаларын тар-мар иткәннән соң, финалда Чаллыдагы яшьтәшләре белән очраштылар. Ярты ел элек "Мини-футболны - мәктәпкә" республика ярышында финалда әлеге команда белән очрашып, безнекеләр икенче урынга калганнар иде. Бу юлы Әгерҗе кызлары җиде кат тирләрен чыгарсалар чыгардылар, әмма көндәшләренә бирешмәделәр. Әлбәттә, әти-әниләрнең дә көч бирүләре дә зур ярдәм итте. Шулай итеп, шәкертләрем, беренче урын яулап, Кубок, медаль, грамота белән бүләкләнделәр. Август башында Краснодар краена Россия күләмендә узачак бәйгегә барачакбыз. Бер ел гына ныклап футбол белән шөгыльләнүче Әгерҗе кызлары өчен бу зур сынау булачак. Шәкертләрем бу ярышта да сынатмаслар дип ышанам. Ярышларга барганда һәрчак ярдәм итүче мәктәп директоры Рөстәм Гобәйдуллинга зур рәхмәт.
Илдар ИДИЯТОВ,
2нче мәктәпнең физкультура укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев