Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Әгерҗе мөгаллимнәре спортта сыналды

Уку елы башлангач тәүге масштаблы чара - җәйге спартакиада җыйды мөгаллимнәребезне. Гадәттә, ыспай итеп киенгән, бераз кырыс кыяфәттә күреп гадәтләнгән укытучыларыбызның бу көнне дәртләнә-дәртләнә төрле ярышларда җиңү өчен җан атуларын күзәтү бик мавыктыргыч булды. Район спартакиадасы - ел саен республика бәйгесе алдыннан узучы зур сынау ул. Бирегә ныклы әзерлек белән...

Уку елы башлангач тәүге масштаблы чара - җәйге спартакиада җыйды мөгаллимнәребезне. Гадәттә, ыспай итеп киенгән, бераз кырыс кыяфәттә күреп гадәтләнгән укытучыларыбызның бу көнне дәртләнә-дәртләнә төрле ярышларда җиңү өчен җан атуларын күзәтү бик мавыктыргыч булды.

Район спартакиадасы - ел саен республика бәйгесе алдыннан узучы зур сынау ул. Бирегә ныклы әзерлек белән килергә, мәктәбеңнең данын төшермәс өчен җиде кат тиреңне чыгарып сынауны узарга кирәклеген һәркем яхшы белә.

- Спорт сөюче алты мөгаллим килде бәйгегә. Мәктәптә көн саен тренировка уздырдык. Бадминтонны иң оста уйнаучы, гер күтәрү, урыннан сикерү, йөгерү буенча иң-иңнәрне алып килдек. Без сынатмаска тиеш, - ди Кадрәк мәктәбе укытучысы Михаил Васильев.

Әнә, ярыш төрләрен игълан итүгә иң җитезләр - йөгерүгә, иң көчлеләр - аркан тарту һәм гер күтәрүгә, иң осталар - озынлыкка сикерү һәм бадминтон уйнауга, үткен күзләр мылтыктан атуга бүленделәр.

Әнә, 50 килолы Кичкетаң мәктәбе укытучысы Әлфия Шәймөхәммәтова гер күтәрергә әзерләнә.

- Гәүдәм кечкенә булса да, бирешергә исәп юк. Авыр физик эштә сыналган авыл хатыннары бит без, - ди ул.

Әле алай гына да түгел, бу көнне Әлфия ханым 100 метр дистанциягә дә йөгерде. Җәй буе балалары белән велосипедта җилдерүче бу ханымның анысында да күрсәткече яхшы булды.

Тәбәрле мәктәбе мөгаллимнәре дә елның-елында спартакиадада сыналалар. Елның-елында дартста катнашкан Гөлнур Вәлиева бу юлы аркан тартуда катнашырга уйлаган. Ә менә Гөлнур Вәлиуллина берничә ел рәттән озынлыкка сикерә икән.

- Башлангыч сыйныф укытучысы буларак, балалар белән йөгерергә дә, сикерергә дә туры килә. Шуңа күрә үземне яхшы формада дип саныйм, - диде ул.

Әнә шулай, бәйге арты бәйгедә катнашып көннең узганын сизмәделәр дә мөгаллимнәр. Соңыннан алар янә 2нче мәктәпнең спорт залына җыелдылар. Бу юлы җиңүчеләр хөрмәтенә. Район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина җиңүчеләргә Мактау грамоталары тапшырды. Нәкъ бер атнадан районыбызның иң спорт сөюче мөгаллимнәре, шул исәптән аларны җитәкчесе Вәсилә ханым үзе дә Сабада узачак республика спартакиадасында район данын яклап чыгыш ясаячаклар.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев