Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Әгерҗе егете катнашачак Канададагы хоккей ярышлары расписаниесе

Әгерҗе егете, хоккейчы Максим ГРОШЕВ Россия яшүсмерләр җыелма командасы составында 9-15 декабрьдә хоккей буенча Канадада узачак Дөнья Кубогы ярышларында катнаша.

Максим Грошев анда 24 саны астында уйный.

10 декабрь төнге сәгать 12дә Канада (Көнчыгыш) – Россия.

11 декабрь төнге сәгать 12дә Россия – Чехия.

13 декабрь иртәнге сәгать 5тә Россия – Канада (Көнбатыш).

15 декабрь төнге сәгать 12дә Россия – АКШ.

Уеннарда якташыбыз Максим Грошев һәм Россия командасына көч бирик!

Быелдан башлап Максим Грошев Түбән Камада “Реактор“ яшьләр хоккей клубында уйный. Команда лидеры булган һөҗүмче Грошевны Дөнья Кубогы уеннарында катнашу өчен Россия яшьләр җыелма командасы составына алдылар. Әгерҗе егете – яшьләр хоккей лигалары арасыннан җыелган 28 уенчы арасында әлеге командада Татарстаннан бердәнбер хоккейчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев