Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Әгерҗе егете уйный торган Россия җыелма командасы Канадада икенче җиңүен яулады

Бу көннәрдә Канадада хоккей буенча Дөнья Кубогы ярышлары бара.

Анда Россия яшүсмерләр җыелма командасы составында Әгерҗе егете, хоккейчы Максим Грошев та катнаша.

Беренче уенда россиялеләр Канада (Көнчыгыш)  спортчыларын 3:5 белән җиңүгә ирештеләр. Бүген төнлә Россия командасына Чехиядән килгән яшьтәшләре белән очрашырга туры килде. Әлеге уенда да Россия хоккейчылары сынатмады, 4:2 исәбе белән җиңү яулады.

Әлеге уенны интернеттан күзәткән спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Гайнетдинов менә нәрсәләр сөйләде:

  • Уен бик киеренке барды. Россия хоккейчылары өчен ике уен рәттән авыргарак туры килде. Беренче периодта чехлар яхшырак уйнаган кебек тоелды. Әмма безнекеләр дә сынатмады. Нәтиҗә – сөендерерлек: 4:2, – диде ул.

Ярышлар түбәндәгечә дәвам итә:

13 декабрь иртәнге сәгать 5тә Россия – Канада (Көнбатыш).

15 декабрь төнге сәгать 12дә Россия – АКШ.

Уеннарда якташыбыз Максим Грошев һәм Россия командасына көч бирик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев