Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Әгерҗе футболчыларына шартлар яхшыра

Бу атнада стадионда Әгерҗедә футбол сезонын ачтылар. Әлеге сезонны балаларга белем бирү-савыктыру үзәге һәм балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә футбол белән шөгыльләнүче 150 яшүсмер күтәренке кәефтә каршы ала. Сөенмәслек тә түгел шул: район башлыгы Валерий Макаров һәм "СтройГигант" ширкәте директоры Тигран Агаджанян ярдәме белән савыктыру үзәгендә өч душ кабинасы ясалды. - Бусагада...

Бу атнада стадионда Әгерҗедә футбол сезонын ачтылар.

Әлеге сезонны балаларга белем бирү-савыктыру үзәге һәм балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә футбол белән шөгыльләнүче 150 яшүсмер күтәренке кәефтә каршы ала.
Сөенмәслек тә түгел шул: район башлыгы Валерий Макаров һәм "СтройГигант" ширкәте директоры Тигран Агаджанян ярдәме белән савыктыру үзәгендә өч душ кабинасы ясалды.
- Бусагада - җәй. Тирләп-пешеп футбол уйнап кергәннән соң балалар рәхәтләнеп коенырлар, - дип сөенә үзәк директоры Валентина Федорова.
- Футболчыларга шөгыльләнергә шартлар начар түгел бездә. Заманча төзекләндерелгән стадионда уйныйсыз, тренерларыгыз менә дигән. Уңышларыгыз да куандыра. Бу сезонда да сездән яңа җиңүләр көтеп калабыз. Сез - безнең өметле спортчыларыбыз, - дип рухландырды футболчыларны район башлыгы Валерий Макаров.
"СтройГигант" төзүчеләре язын-көзен су үтеп җәфалый торган түбәне дә алыштырганнар.
- Мондый мәрхәмәтле эшмәкәрләр булуына бик сөенәбез һәм аларга, җитәкчеләре Тигран Саркисовичка зур рәхмәтебезне белдерәбез, - дип Валентина Федоровна Рәхмәт хаты тапшырды.
Ә Валерий Макаровка бирелгән Рәхмәт хаты тагын да үзенчәлекле иде: анда яшь футболчылар фамилияләрен язып чыкканнар.
- Монысы - бигрәк тә истәлекле бүләк. Киләчәктә бәлки сез дә танылган футбол командаларында уйнарсыз. Ә мин әлеге Рәхмәт хатына карап сезнең Әгерҗе стадионында уйнаган чакларыгызны искә алырмын, - диде Валерий Владимирович.
Футболчылар җитәкчеләребезне яңа сезондагы уеннарын карарга да чакырдылар. Беренче уеннар бу шимбәдә, ягъни 25 апрельдә Удмуртия беренчелегенә Әгерҗе стадионында узачак.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев