Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Әгерҗе гаиләләре эстафетада сыналды

Моңа кадәр Әгерҗедә чаңгы ярышлары еш уздырылса да, әлеге спорт төрен сөючеләрнең гаилә эстафетасында катнашканнары юк иде.

Спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Гайнетдиновның кичен “Орешник“ ял паркында эстафета уздырабыз, балаларыгыз, җәмәгатьләрегез, әти-әниләрегез белән бергәләп узышырга килегез дип игълан итүен көткәннәр генә диярсең. Саф һавада чакрымнар арты чакрымнар узарга гаиләләре белән килүчеләр күп булды.

  • Кышын “Орешник“ – безнең иң яраткан ял паркыбыз, – диделәр Эльмира–Алмаз Тукмановлар. – Эштән соң һәр кичне биредә чаңгыда җилдерәбез. Ял көннәрендә иртәле-кичле киләбез. Төз нарат агачлары арасында җәяү дә йөрергә яратабыз.

Бу көнне Алмаз гына чаңгыда җилдерде. Әлеге спорт төре белән ныклап шөгыльләнүче туганы Галина Хөрмәтова белән старт сызыгына басты ул. Катнашучыларның кайсын гына алсаң да, Тукмачевлар, Семеновлар, Мерзляковлар, Дәүләтшиннар, Мөхәммәтҗановлар булсынмы – барысы да бик теләп чаңгы юлына чыктылар. Күбесенең балалары, оныклары белән узышуын, бер-берсе өчен көч бирүләрен күзәтү бик күңелле һәм мавыктыргыч булды.

Семеновларның бөтен гаиләләре белән катнашуы – аларның спортчы гаилә булуларын раслады. Гаилә башлыгы Алексей, старттан ук алга ыргылып, эстафетаны беренчеләрдән булып кызы Валериягә тапшырды. Әмма соңгы әйләнештә финиш сызыгын көнгә 20шәр чакрым чаңгыда җилдерүче, бик күп ярышларда катнашучы Людмила ханым Тукмачева алданрак кисеп чыкты. Ул әлеге спорт төренә мәхәббәтне оныгы Андрейда да тәрбияләгән. Хәзер алар көн саен икесе чаңгы юлларына чыгалар икән. Шулай итеп, беренче урында – Людмила–Андрей Тукмачевлар, икенчедә – Алексей–Валерия Семеновлар, өченчедә Ирина–Лиза Мерзляковалар булдылар. Илшат Гайнетдинов, барлык катнашучыларга олы рәхмәтен белдереп, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

Бәйгенең иң нәни катнашучысы – 2 сыйныф укучысы Әмир Мозаффаров, гаиләләре белән килеп матур узыш күрсәткән Семеновлар район үзәк хастаханәсе баш табибы – спортка гашыйк Эдуард Овчинников кулыннан бүләкләр алдылар. 

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Автор фотосы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев