Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе кызлары велосипедта авылларга сәяхәт итә

    Әгерҗе кызы Ләйсән СИМАКОВА җәй башыннан бирле һәр кичне диярлек велосипедта йә "Орешник"та, йә Әгерҗе урамнары буйлап җилдерә. "Көн саен 6-7 чакрым юл узам", - ди кыз. Күптән түгел Татарстанда "Сәламәтлек чакрымнары" дигән велоузышлар уздырылуын ишеткән дә, Ләйсәннең дә башына авыллар буйлап сәяхәт итү уе килгән. Бу хыялын дусты Кристина...

    Әгерҗе кызы Ләйсән СИМАКОВА җәй башыннан бирле һәр кичне диярлек велосипедта йә "Орешник"та, йә Әгерҗе урамнары буйлап җилдерә. "Көн саен 6-7 чакрым юл узам", - ди кыз.

    Күптән түгел Татарстанда "Сәламәтлек чакрымнары" дигән велоузышлар уздырылуын ишеткән дә, Ләйсәннең дә башына авыллар буйлап сәяхәт итү уе килгән. Бу хыялын дусты Кристина Ишкатовага җиткергән. Шулай итеп, кызлар Иж-Бубыйга юл тотканнар. Әгерҗе-Иж-Бубый-Әгерҗе маршруты буйлап 26 чакрым юл үткәннәр.

    - Әлбәттә, азрак алҗу да, аякларда хәлсезлек тә сизелде. Әмма бу гына безгә киртә булмады, - ди Ләйсән.

    Икенче көнне кичтән велосипедчы кызлар Биектауга кузгалганнар. Иж-Бәйкигә кадәр бер сәгать барганнар. Ә Биектаудан әйләнеп өйгә кайтканчы 3 сәгать үткән, 41 чакрым юл узылган.

    - Кичтән үк алдагы көнне Тирсәгә барабыз дип сөйләшеп куйдык. Һәм менә без тагын юлда. Машиналар кычкырта, шоферлар сәлам бирә. Без дә аларга кул болгап узабыз. Менә ул Тирсәгә керү юлы. Сәпидтән төшеп фотога төштек, юл озынлыгын, вакытны исәпләп чыгардык. Азрак тын алгач, сусауны баскач кайтыр юлга кузгалдык, - ди Ләйсән.

    3 сәгать 38 минутта 54,7 чакрым юл үтәләр кызлар бу көнне. Шулкадәр ерак ара узуларына бик шатланганнар. Бу веломарафон әле соңгысы булмаячак, диләр алар.

    - Шушы көннәрдә тагын авылларга сәяхәтне дәвам итәчәкбез. Әгерҗе яшьләре, әйдәгез, сез дә безгә кушылыгыз! - дип мөрәҗәгать итә Ләйсән егетләр һәм кызларга.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: