Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Әгерҗе мөгаллимнәре:“Җиңү өчен тырышачакбыз“

Укытучыларның мәктәп, укучылар өчен җаннарын бирүче изге затлар икәнен исбатлап торасы юк инде. Ә менә аларның кырык эшләрен кырык якка ташлап, спортка да өстенлек бирүләренә "афәрин!" дими ни дисең... Йөгерү, кул көрәше, бадминтон, мылтыктан ату, аркан тарту, урыннан сикерү ярышларында катнашырга районыбыз мәктәпләреннән барлыгы 200ләп мөгаллим җыелган иде. - Елга...

Укытучыларның мәктәп, укучылар өчен җаннарын бирүче изге затлар икәнен исбатлап торасы юк инде. Ә менә аларның кырык эшләрен кырык якка ташлап, спортка да өстенлек бирүләренә "афәрин!" дими ни дисең...
Йөгерү, кул көрәше, бадминтон, мылтыктан ату, аркан тарту, урыннан сикерү ярышларында катнашырга районыбыз мәктәпләреннән барлыгы 200ләп мөгаллим җыелган иде.
- Елга ике тапкыр - мәгариф хезмәткәрләренең җәйге һәм кышкы республика спартакиадасында катнашыр алдыннан районда сайлап алу туры уздырабыз. Укытучыларыбызның спортны яратулары коллективларның бердәм булып ярышка килүләреннән дә күренә. Бу бит - ярыш кына түгел, дуслыкка, бердәмлеккә чакыручы бәйрәм дә, - ди мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина.
Ир-атларның мылтыктан төз атуы әллә ни гаҗәпләндермәсә дә, гүзәл затлар әлеге коралны тотканда ничек дулкынланганнарын үзләре генә беләдер. Көчек мәктәбеннән Әлфия Шәйхетдинова, әнә, винтовканы 30 ел элек Арча педучилищесында укыганда тоткан идем, ди. Кулына мылтык алгач ул студент чакларын да искә алгандыр. Ә иң төз атучылар Сарсак-Омга лицееннан ирле-хатынлы Татьяна-Сергей Маркитоновлар булдылар.
Быелгы спартакиадагы кертелгән яңа төрләрнең берсе мылтыктан ату булса, икенчесе бадминтон иде. Күпләр аның нинди спорт ярышы икәнен спартакиадага килгәч кенә ныклап төшенделәр. Ә менә 2нче мәктәптән Эльнара Шиабетдинова балачактан аны уйнап үскән. Берничә көндәшен дә бик җиңел генә җиңүгә иреште ул. Бадминтонда 50 яшьтән узган Сарсак-Омга укытучысы Лидия Панфилова яшь хезмәттәшләренең борынына "чиертте". Күләгәштән Юрий Васильев ир-атлар арасында беренчелекне яулады. Гомумән, спартакиаданың һәр төрендә диярлек Сарсак-Омга лицее укытучылары призлы урынга эләктеләр. Йөгерүдә Ольга Широбокова, аркан тартуда Сергей Маркитоновка тиңнәр булмады. Йөгерү дигәннән, бу көнне беренче кар яву да киртә булмады спорт сөючеләргә. 2нче мәктәптән Илдар Идиятов Кичкетаңнан Иван Абрамов һәм Бимадан Эдуард Михайловны җәһәт кенә узып китте һәм финиш сызыгын беренче булып узды.
- Яшьләрдән калышмам әле дип мин дә стартка баскан идем. Кая инде 66 яшьтә аларга тиңләшү! Күңел генә яшь икән, - ди көлеп Көчектән ветеран мөгаллим Рәшит Ижбулдин. Ә менә кул көрәшендә икенче, аркан тартуда өченче урын алган яшь коллегалары Гөлназ Галәмшина һәм Руслан Шәрифуллин өчен чын күңелдән сөенүен белдерде ул. Аркан тарту дигәннән, Кырындыдан узган елгы чемпион Дания Сафиуллинага быел да тиңнәр булмады. Ә менә кул көрәшендә Исәнбайдан Алсу Сундукова беренчелекне яулады. 4нче мәктәптән Руслан Закировның кул көрәшендә беренчелекне яулаячагына беркем дә шикләнмәде. Армспортта чемпионнар тәрбияләүче тренер бит ул! Озынлыкка сикерүдә дә Руслан - беренче. Кичкетаңнан Гөлназ Зәйнуллина да бу спорт төрендә - лидер.
Әнә шулай, бер-берсен дәртләндереп, җиңүгә этәреп, бер-берсенең уңышларына чын күңелдән сөенеп уздырдылар бу көнне педагоглар. Командалар буенча призлы урыннар алган Сарсак-Омга лицее, 2нче һәм Кичкетаң мәктәпләре директорларына сертификатлар тапшырганда зал көчле алкышларга күмелде.
Белешмә:
17 октябрьдә Мамадышта республика күләмендә укытучылар спартакиадасында район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина җитәкчелегендә районыбызның иң җитез, оста һәм көчле 30 мөгаллиме районыбыз данын яклаячак.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев