Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе мөхтәсибәте төбәкара мини-футбол ярышлары уздырды + ФОТО

    "Олимп" спорт комплексында мөселманнар арасында мини-футбол буенча төбәкара ярышлар уздырылды. Әлеге чараны Әгерҗе районы мөхтәсибәте оештырды. Ярышларда Алабуга, Түбән Кама, Чаллы, Әгерҗе, Ямурза авылы, Можга, Сарапул һәм Ижау каласыннан тугыз команда катнашты. Футбол яратучыларны сәламләргә район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов та килгән иде. - Төрле төбәкләрдән килгән спорт, дуслык һәм...

    "Олимп" спорт комплексында мөселманнар арасында мини-футбол буенча төбәкара ярышлар уздырылды. Әлеге чараны Әгерҗе районы мөхтәсибәте оештырды.

    Ярышларда Алабуга, Түбән Кама, Чаллы, Әгерҗе, Ямурза авылы, Можга, Сарапул һәм Ижау каласыннан тугыз команда катнашты.

    Футбол яратучыларны сәламләргә район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов та килгән иде.

    - Төрле төбәкләрдән килгән спорт, дуслык һәм бердәмлек ярышларында һәрберегезгә уңышлар телим, - диде ул.

    Менделеев районы имам-мөхтәсибе Ирек Нуриев фатихасыннан соң ярышлар башланып китте.

    Спорт яратучылар ике төркемчәгә бүленеп уйнадылар.

    - Командалар бик көчле. Аларның бер-берсе белән беренче тапкыр гына көч сынашуы түгел инде. Беренче төркемчәдә иң көчлесе безнең Әгерҗе командасы булды. Призлы урыннар өчен ярышта Чаллының "Кәүсәр" командасы белән көч сынаштык. Көчләр тигез иде, бер-беребезнең капкаларына икешәр гол керттек. Ә пинальти билгеләнгәч, Яр Чаллы командасы файдасына 3:2 булды, -

    диде Әгерҗедән мөселман кардәшебез Аликс Дәүләтшин.

    Ярышларда Чаллы өченче, Ижауның "Әл-Фуркан" командасы икенче, Түбән Каманың "Мәчет" командасы беренче урынга лаек булды. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары, бүләкләр тапшырылды.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: