Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе пенсионерлары шпагатка да утырып күрсәттеләр

    Икенче ел рәттән тимер юл узелының ветераннар советы лаеклы ялга чыккан тимерьюлчылар арасында спорт бәйрәме уздыра. Эшләгәндә, балалар үстергәндә күп кенә гүзәл затлар үзләренә игътибар җитмәүдән зарланалар. Әйе, ял-бәйрәмнәрдә плитә каршында кайнашып көннең ничек узганын да сизмисең. Эшләп кайткач та өй мәшәкатьләренә чумасың. Ә менә лаеклы ялда вакыт күп, спорт...

    Икенче ел рәттән тимер юл узелының ветераннар советы лаеклы ялга чыккан тимерьюлчылар арасында спорт бәйрәме уздыра.

    Эшләгәндә, балалар үстергәндә күп кенә гүзәл затлар үзләренә игътибар җитмәүдән зарланалар. Әйе, ял-бәйрәмнәрдә плитә каршында кайнашып көннең ничек узганын да сизмисең. Эшләп кайткач та өй мәшәкатьләренә чумасың. Ә менә лаеклы ялда вакыт күп, спорт белән шөгыльләнергә дә көнеңне жәлләмисең, диванда аунап рәхәтләнеп телевизор карарга да була. Алай дисәң, күп кенә пенсионерлар өйдә генә кайнашып яшәүгә разый түгелләр. "Орешник"ка, стадионга барсаң да елның теләсә кайсы вакытында йөгерү юлларына чыккан, тренажерларда шөгыльләнүче, кышын чаңгыда җилдерүче, скандинавия таяклары белән йөрүче пенсионерларны күпләп очратасың. Ярышларда аларның җитезлегенә, осталыгына да шаккатасың. Пенсионерлар үзләре дә "без актив тормыш алып бару яклы, без спорт белән дус" дияргә яраталар.

    Әнә, әлеге спорт бәйрәмендә дә ветераннар советы рәисе Любовь Максимованың 400 метр арага йөгерүне игълан итүе булды, бер төркем өлкәннәр старт сызыгына тезелделәр. Ир-атлар арасында республика спартакиадасында катнашып призлы урын алган Рудольф Әүхәдиевның беренче булып киләчәгенә беркем дә шикләнмәгәндер. Йөгерү, йөзү - Рудольф абыйның яшьтән яраткан спорт төрләре. Хәзер 64 яшьтә булса да, пенсионер һәр көнне иртән бер сәгать гимнастика ясый. Кышын рәхәтләнеп чаңгыда йөри, тимераякта шуа. Соңгы вакытта скандинавия таяклары белән йөрүне дә гадәткә керткән.

    - Сәламәт яшәү рәвеше алып баргач мин үземне яшь егетләр кебек хис итәм, - ди ул елмаеп.

    Җыйнак гәүдәле, бик хәрәкәтчән Людмила Тукмачевага ярышлар вакытында сокланмаган кеше калмыйдыр. Әнә, бу юлы да көндәшләрен йөз метр артка калдырып, күз ачып йомганчы финиш сызыгына килеп җитте ул.

    - 400 метр арага йөгерү йөгерүмени ул?! Мин бу стадионны ун тапкыр әйләнеп чыгарга да әзер, - ди Людмила ханым.

    Яшь чагында спортны яратмаган ул. Дусты Надежда Григорьева бик кыстагач кына чаңгыга басарга ризалашкан. Һәм шуннан соң кышын чаңгыдан аерылганы да юк. Көн саен иртән стадионда йөгерә, тренажерда шөгыльләнә, аннан чаңгыларын алып "Орешник"ка менеп китә. 20 чакрым араны узу берни түгел аңа!

    - Чаңгыда уйларга бирелеп үзем генә җилдерергә яратам. Ә мин чаңгыга бастырган ханымнар Әгерҗедә күпме булгандыр, - ди ул яшьләрне дә спорт белән дус булырга чакырып.

    70 яшьлек Любовь Садовинага да 400 метр араны узу берни түгел икән.

    - Аякларымның сызлавыннан йөгерү һәм тренажерда шөгыльләнү генә булышты. Тын да бетми хәзер, тизрәк тә хәрәкәтләнеп була, - ди ул.

    Ә менә Халисә ханым Мөхәммәтшина "мин спорт белән дус түгел", дисә дә, бөтен кешене шаккатырып шпагатка утырып күрсәтте. Аңа Татьяна Мухачева да кушылды. Чаңгычы, йөгерешче бу ханым һәр ярышта активлык күрсәтте.

    Моннан өч ел элек Әгерҗедә скандинавча йөрү бик популярлашып киткән иде. Хәзер махсус таяклар белән йөрүче пенсионерларның сафы тагын да киңәйде. Хәтта авыл апайлары да бу спорт төренә өстенлек бирә башладылар.

    Спорт бәйрәменә килгән Татьяна Козлова белән Любовь Кошкина да скандинавча йөрүнең сәламәтлеккә бик нык файдасы булганлыгын әйттеләр.

    - Саф һавада йөрү үзе генә дә ни тора! Ә таяклар ярдәмендә гәүдәне дөрес тотып хәрәкәтләнсәң, авырулар да кача икән. Мин биредә көн саен кичен унар әйләнеш ясыйм. Аннан кайткач йокы да бик тәмле була шул, - ди Татьяна ханым.

    Бу апайлар барысы да скандинавча йөрү ярышында катнаштылар. Йомырка салынган кашыкны кабып йөрергә теләүчеләр чиратка тезелгәннәр иде. Медицина ветераны Юлия Барекова бу ярышта иң җитезе булып чыкты. "Бу ир-егетләр бәйгесе түгел инде" дип кул селтәгәннәргә Семен Серебряков үрнәк күрсәтте.

    Аннан пенсионерлар теннис, дартс уеннарында сыналдылар, аркан тартыштылар. Һәр катнашучыга истәлек бүләкләре тапшырылды.

    - Ярыш кына түгел, бу безнең өчен очрашу-күрешү, рәхәтләнеп аралашу көне дә булды, - диделәр пенсонерлар.

    Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: