Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Әгерҗе прокурорлары – өченче урында

Әгерҗе, Чаллы, Алабуга, Зәй, Актаныш, Мамадыш, Минзәлә, Тукай, Менделеев - барлыгы тугыз районның прокуратура хезмәткәрләре Зәйдә оештырылган зона спартакиадасында осталыкта, җитезлектә сыналдылар. Әгерҗе прокуратурасы хезмәткәрләре һәр спорт төрендә призлы урыннар яуладылар. Мәсәлән, волейбол буенча безнекеләр - өченче урында. Прокурор урынбасары Антон Поляковка өстәл теннисы буенча тиңнәр булмады. Әле ул шахматта...

Әгерҗе, Чаллы, Алабуга, Зәй, Актаныш, Мамадыш, Минзәлә, Тукай, Менделеев - барлыгы тугыз районның прокуратура хезмәткәрләре Зәйдә оештырылган зона спартакиадасында осталыкта, җитезлектә сыналдылар.

Әгерҗе прокуратурасы хезмәткәрләре һәр спорт төрендә призлы урыннар яуладылар. Мәсәлән, волейбол буенча безнекеләр - өченче урында. Прокурор урынбасары Антон Поляковка өстәл теннисы буенча тиңнәр булмады. Әле ул шахматта да өченче урын алды. Прокурор Сергей Парамонов 50 метр арага йөзүдә, аның ярдәмчесе Илнур Галимәрданов гер күтәрүдә бронза медаль ияләре булдылар. Нәтиҗәдә, тугыз команда арасында Әгерҗе районы прокуратурасы - өченче урында.

Спартакиададан соң барлык прокурорлар "Хезмәткә һәм оборонага әзер" (ГТО) нормативларын тапшырдылар.

Сергей ПАРАМОНОВ,

Әгерҗе районы прокуроры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев