Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Әгерҗе район башлыгы Кубогына кем ия булыр?

Район башлыгы Кубогына узучы футбол ярышлары финалга якынлаша. 2 августта футболчылар ярымфиналга чыгу өчен уйнаячаклар. 18 сәгатьтә "Удача" командасы (капитаны - Михаил Урюпин) "Водоканал" командасы (Илдус Шәймөхәммәтов) белән очраша. Шушы ук вакытта "Яшьләр" командасы (Илфат Әхмәтгәрәев) ) "ВЧД-14" командасы (Илнар Гәрәев) белән уйный. Бераз соңрак "Арарат" (Аракелян Граер) һәм "Тополь"...

Район башлыгы Кубогына узучы футбол ярышлары финалга якынлаша.

2 августта футболчылар ярымфиналга чыгу өчен уйнаячаклар. 18 сәгатьтә "Удача" командасы (капитаны - Михаил Урюпин) "Водоканал" командасы (Илдус Шәймөхәммәтов) белән очраша. Шушы ук вакытта "Яшьләр" командасы (Илфат Әхмәтгәрәев) ) "ВЧД-14" командасы (Илнар Гәрәев) белән уйный. Бераз соңрак "Арарат" (Аракелян Граер) һәм "Тополь" командалары (Андрей Антонов) көч сынаша. Ә аларга параллель рәвештә "Йолдыз" (Александр Петухов) һәм Сарсак-Омга авыл җирлеге командасы (Серей Маркитонов) уйный.

4 августта 18 сәгатьтә стадионда ярымфинал уеннары узачак. Ә 6 август - Шәһәр һәм тимерьюлчылар көнендә футболчылар 17 сәгатьтә - III-IV, 17.40та I-II урыннар өчен уйнаячаклар. Җиңүче командага район башлыгы Кубогы тапшырылачак. Бәйрәм көнне Боз сараенда тимерьюлчылар Кубогына хоккей ярышлары да узачак. Башлана 15.30 сәгатьтә.

Уенчылар өчен җан атарга килегез, әгерҗелеләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев