Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Әгерҗе Сабан туенда авыл көрәшчеләре Сарапул пәһлеваннарын җиңде

Кичә Әгерҗедә иртәдән кичкә кадәр район Сабан туе гөрләде.

Борынгыдан килгән матур традиция буенча милли бәйрәмебезнең төп яме татарча көрәш булды. Келәмдә кечкенәләрдән алып баһадир ир-егетләргә кадәр бил алышты. Бигрәк тә Исәнбай егете – ике тапкыр Татарстан чемпионатларында призлы урын яулаган, күп тапкыр район бәйгеләрендә абсолют батыр калган, туган авылы Исәнбайда Сабан туе батыры булган Альмир Шәрәфиев һәм Татарстан, Россия чемпионы, бик күп бәйгеләр җиңүчесе, быел туган авылы Көчектә һәм Яңавылда милли бәйрәмдә мәйдан тоткан 11 сыйныфны тәмамлаучы Гадел Сабирҗановның матур алымнар кулланып көрәшүләрен күзәтү мавыктыргыч булды. Алар хәтта Ижау, Сарапулдан килгән пәһлеваннарга да бил бирмәделәр. Нәтиҗәдә, абсолют батыр исеме өчен көрәштә дә икесенә бил алышырга туры килде.

Җанатарлар егетләрнең икесенә дә көч бирделәр. “Быел район Сабан туенда абсолют батыр булып калырга тырышачакмын“ дип бәйгегә ныклап әзерләнгән Альмир әйткән сүзендә торды. Ул, Гаделне җиңеп, Әгерҗе район Сабан туеның абсолют батыры булды. Район башлыгы Валерий Макаров егетләргә бүләк тапшырганда аларның районыбызның горурлыгы булуын билгеләп үтте, тренерлары Рәшит Садыйков һәм Альфред Сабирҗановка да егетләрдә спортка мәхәббәт тәрбияләгәннәре өчен олы рәхмәт сүзләрен җиткерде.

 

Көрәш фотоларын ГАЛЕРЕЯ бүлегеннән карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев