Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Әгерҗе Сабан туенда - спорт уеннары + ФОТО

МӘЙДАН ҮЗЕНӘ ТАРТА Сабантуй шуның белән күңелле һәм истә кала торган бәйрәм, анда һәркем үзенең осталыгын, җитезлеген, көчен сыный ала. Бәйрәмне тыныч кына күзәтеп утыручы 81 яшьлек Халисә апа Камалетдинова да түзмәде, чүлмәк ватарга чыкты һәм булдырды бит! - Эх, яшь чакта Сабантуйның бер генә бәйгесен дә калдырмый идем, хәзер...

МӘЙДАН ҮЗЕНӘ ТАРТА

Сабантуй шуның белән күңелле һәм истә кала торган бәйрәм, анда һәркем үзенең осталыгын, җитезлеген, көчен сыный ала. Бәйрәмне тыныч кына күзәтеп утыручы 81 яшьлек Халисә апа Камалетдинова да түзмәде, чүлмәк ватарга чыкты һәм булдырды бит!

- Эх, яшь чакта Сабантуйның бер генә бәйгесен дә калдырмый идем, хәзер буыннар каткан шул инде, - дип көрсенеп тә куйды әле ул.

Ә менә Илзинат абый Сәйфуллинга быелгы Сабантуйга ялгызы гына чыгарга туры килгән.

- 82дә булсам да, Сабантуй җитә башласа, күңелем белән мәйданда инде мин. Моңа кадәр җәмәгатем Лидия белән парлап чыга идек. Быел аны соңгы юлга озаттык. Өйдә моңаеп утырып булмый дип, мәйданга килдем. Бөтен ярышны да яратам, Әгерҗе артистларының чыгышын сокланып карыйм, - диде ул.

Чынлап та, өлкән яшьтәге апаларның кечкенә балалардан калышмый һәр ярышта активлык күрсәтүләрен күзәтү ничек күңелле!

Тансар авылыннан Гүзәлия апа Хафизова, әнә, яшьләрне дә уздырды хәтта. Көянтәгә сулы чиләк асып йөгерүдә беренче килде, кашыктагы йомыркасы да төшеп калмады, капчык киеп тә сикерде, хәтта "Тансар кызлары" дигән команда туплап аркан тартырга да чыкты. Чынлап та, мәйдан магнит кебек һәркемне үзенә тартты бу көнне. Үзем дә түзмәдем, кашыкка йомырка салып йөгердем. Алдагы көнне туган авылым Исәнбайда репетиция ясап, беренчелекне яулавым бушка китмәде бит. Финиш сызыгына өченче булып килдем.

Ә ир-егетләр авыррак бәйгеләрдә көч сынаштылар. Яткан килеш штанга күтәрү, 32 килолы герне күтәреп йөрү, турникта күтәрелү карап торышка гына җиңел кебек. Гер күтәреп йөрүдә бу спорт төре буенча һәрвакыт алдынгы урыннарны яулаучы газ-экспуатация хезмәтеннән Камил Шакировка тиңнәр булмады. Ижаудан килгән Равил Вәлиәхмәтов һәм спорт мәктәбе тренеры Руслан Закиров - икенче-өченче урыннарда. Бу спорт төрендә осталыгын Кичкетаңнан Адил Сипов та күрсәтте.

- Узган елгы Сабантуйны армиядә булу сәбәпле күрә алмаган идем. Быел туган авылымда рәхәтләнеп күңел ачтым, җырладым, бәйгеләрдә катнаштым. Менә Әгерҗе Сабан туен да күрдем. Бик күңелле уза милли бәйрәмебез, - диде ул.

Кул көрәше бара торган мәйданчыкка гүзәл затлар да, ир-егетләр дә күп җыелган. Европа чемпионы, спорт мастеры Миләүшә Гыймранованың каты кулын беркем дә җиңә алмады, әлбәттә. 18 яшьлек Әгерҗе кызы Рузилә Шаһиеваның да районыбыз данын танытачагына шикләнмибез. Кечкенә дә төш кенә бу кыз үзеннән күпкә зуррак ханымнарны җиңүгә иреште.

Ә менә пляж волейболы уйнаучы егет-кызларга яңгыр да комачауламады хәтта. Сигез команда кичкә кадәр туп чөйде. Нәтиҗәдә, соңгы вакытта бу спорт төрендә беренчелекне үз кулларында тотучы кырындылылар җиңде. Икенчедә - Сарсак-Омга волейболчылары. Өченче урын - Ижау командасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев