Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе спортчылары ГТО нормаларын Болгарда тапшырды

    Болгарда ГТО (Хезмәткә һәм оборонага әзер) Рәсәйкүләм фестиваленең республика этабы узды. Анда районыбыздан ГТО нормативларын бик яхшы билгеләргә тапшырган 11-15 яшьлек яшүсмерләр катнашты. Тирсә мәктәбенннән Динар Орехов җиңел атлетика буенча - икенче, Красный бордан Анастасия Шадрина мылтыктан ату буенча өченче урын алдылар. Тирсә мәктәбенең физкультура укытучысы Рамил Гыйнатуллин җитәкчелегендә безнең...

    Болгарда ГТО (Хезмәткә һәм оборонага әзер) Рәсәйкүләм фестиваленең республика этабы узды. Анда районыбыздан ГТО нормативларын бик яхшы билгеләргә тапшырган 11-15 яшьлек яшүсмерләр катнашты.

    Тирсә мәктәбенннән Динар Орехов җиңел атлетика буенча - икенче, Красный бордан Анастасия Шадрина мылтыктан ату буенча өченче урын алдылар. Тирсә мәктәбенең физкультура укытучысы Рамил Гыйнатуллин җитәкчелегендә безнең команда "Фестивальнең иң яхшы яшь спорт журналисты" бәйгесендә икенче урын яулады.

    Спорт сөюче укучылар республикадан җыелган яшьтәшләре белән аралаштылар, дуслар таптылар, изге Болгар буйлап сәяхәт иттеләр.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: