Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Әгерҗе спортчылары - Идел буе федераль округы чемпионатында

Кул көрәше буенча моңа кадәр Идел буе федераль округы Чемпионаты уздырылганы юк иде. Казанда тәүге тапкыр үткән бу спорт бәйгесендә Татарстан җыелма командасы составында Әгерҗе яшүсмерләренә дә катнашу бәхете елмайды. Әлбәттә, көндәшләр көчле иде. Мәскәү, Санкт-Петербург, Саратов, Оренбург, Удмуртия, Түбән Новгород спортчылары белән көч сынашу җиңел булмады. Татарстан командасының икенче...

Кул көрәше буенча моңа кадәр Идел буе федераль округы Чемпионаты уздырылганы юк иде. Казанда тәүге тапкыр үткән бу спорт бәйгесендә Татарстан җыелма командасы составында Әгерҗе яшүсмерләренә дә катнашу бәхете елмайды.
Әлбәттә, көндәшләр көчле иде. Мәскәү, Санкт-Петербург, Саратов, Оренбург, Удмуртия, Түбән Новгород спортчылары белән көч сынашу җиңел булмады. Татарстан командасының икенче урынга чыгуында Әгерҗе спортчыларының 25 медаль яулавы да зур этәргеч булды. Кул көрәшенең дүрт төрендә дә медальләр яулаган Индира Зарипова, өчәр медаль ияләре Яна Шакирова, Әминә Джалалова, икенче урын алган Софья Тимерханова хәтта кайбер егетләрнең дә борыннарына "чирттеләр".
Удмуртиядә белем алучы Әгерҗе студентлары - кул көрәше буенча абыйлы-энеле спорт мастерлары Тигран, Грайр Аракеляннар, Тимур Жуйков, Регина Моратова, Санкт-Петербургта укучы Регина Шакирова Татарстан командасы составында "сугыштылар". Алар барысы да медальләр яуладылар.
Малайлар да сынатмадылар. Әнә, Алан Ермаков хәтта Удмуртиядән килгән Европа чемпионын җиңүгә иреште. Адил Майоров, Руслан Хуҗин да әлеге Чемпионаттан медальләр белән кайттылар. Шәкертләрем Яна Шакирова, Тимур Жуйков һәм үзем спорт мастерлыгына кандидат булдык.
Ярышлардан соң балаларга Казанның истәлекле урыннарын күрсәттек, кинотеатрга алып бардык. Иганәчелек ярдәме күрсәткән "Водоканал" ширкәте директоры Илдус Шәймөхәммәтовка һәм балалары белән ярышка барган әти-әниләргә зур рәхмәт.
Рөстәм МАЙОРОВ,
кул көрәше буенча тренер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев