Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Әгерҗе төзүчеләре яшь хоккейчыларны зурлый

Әгерҗенең "СтройГрад", "МирСтрой", "СтройГигант", "ИжСтройСеврис" төзелеш оешмалары һәм "Водоканал" ширкәте җитәкчелеге беренче тапкыр яшь хоккейчылар арасында турнир уздырдылар. Әлеге тәкъдим белән "Водоканал" ширкәте директоры - Әгерҗе хоккей федерациясе рәисе, ике улы Эмиль белән Адил дә әлеге спорт төре белән ныклап шөгыльләнүче Илдус Шәймөхәммәтов чыкты. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә хоккейчы яшүсмерләр өчен...

Әгерҗенең "СтройГрад", "МирСтрой", "СтройГигант", "ИжСтройСеврис" төзелеш оешмалары һәм "Водоканал" ширкәте җитәкчелеге беренче тапкыр яшь хоккейчылар арасында турнир уздырдылар. Әлеге тәкъдим белән "Водоканал" ширкәте директоры - Әгерҗе хоккей федерациясе рәисе, ике улы Эмиль белән Адил дә әлеге спорт төре белән ныклап шөгыльләнүче Илдус Шәймөхәммәтов чыкты.

Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә хоккейчы яшүсмерләр өчен быелгы сезонда соңгы турнир бу. Чөнки май ахырында хоккей сезонына нокта куела. Ә бу әле хоккейчылар ялга китә дигән сүз түгел. Алар өчен җәйге лагерь оештырыла, димәк, тренировкалар да дәвам итә.

- Быелгы сезонда һәр төркем өчен дә ярышлар оештыра алуыбызга сөенәбез. Менә боз өстенә иң кечкенәләр 2007-08 елгылар чыгарга әзерләнәләр. Нәтиҗәләребез дә бар, хоккейчылар - үсештә, - ди спорт бүлеге начальнигы Илшат Гайнетдинов.

8-9 яшьлек малайларның бозда бөтерчек кебек бөтерелүләрен карап тору кызык. Әнә, беренче уенда Ижауның иң көчле командасы "Ижсталь" һәм шушы ук шәһәрдән "Заря" хоккейчылары җиңү өчен җан атты. Данлыклы "Ижсталь" көндәшләрен 11:1 исәбе белән тар-мар итте. Аннан чират Әгерҗенең "Спутник" һәм Менделеевскиның "Айсберг"ына җитте.

- Бу команда белән уйнаганыбыз һәм аларны җиңгәнебез бар. Бу юлы да матур уен күрсәтергә тырышачакбыз, - ди команданың сакчысы, 4нче сан астында уйнаучы Эльнар Корбанов.

"Тренерлар, әти-әниләр алдында сынатмаска кирәк!" Уенчыларның төп девизы шулай булгандыр бу көнне. Әнә, кечкенә сабыйларын кочаклап басып торучы әти-әниләр алар өчен ничек җан ата!

- Егорыбыз һәм Макар Сизов - яшь буенча иң кечкенәләре. 4,5 яшьтән шөгыльләнә башлагангадыр инде, Егор хәзер уенның бөтен кагыйдәләрен белә, бозда үзен бик иркен тота. Бүген дә күтәренке кәефтә ул, - ди Светлана Девятова кечкенә улы өчен сөенеп.

Гаиләләре белән уллары Эльнар өчен көч бирергә килгән Корбановларга да сүз куштык:

- Балаларга караганда без ныграк борчылабыз. Әле менә мәктәптә контроль эш эшләделәр дә хоккейга килделәр. Укуга да зыян китермәскә кирәк, уенда да сынатмаска. Бүген өч команда белән уйнаячаклар, арып-талып кайтырлар инде, - ди Айгөл.

Боз өстендә ун кеше бер алка артыннан куа. Кайсылары егыла, этешә-төртешәләр... хөкемдар штраф биреп, уеннан читләштерелгәннәр дә булды. Әмма балаларны күзәтү, аларга көч бирү, алка керткәч аларның шатланганын күрү мизгелләрен аңлатырга сүзләр дә табып булмый. Беренче период башланып ике минут узуга "Спутник"тан Леонид Дмитриев көндәшләрен алка белән "бүләкләде". Икенче периодта Эльнар Корбанов дустының уңышын кабатлады, "Айсберг" капкасына алка очып керде. Иң мавыктыргычы өченче период булгандыр. Кечкенә дә төш кенә Егор Девятов дүрт минут кала алка кертеп исәпне 3:0 ясады. Көндәшләр дә үзләрен "сухой"га җиңәргә ирек куймадылар. Уен төгәлләнергә бер миунт кала безнекеләр капкасына алка кертү бәхетенә ирештеләр. Шулай да соңгы ноктаны "Спутник" куйды. Соңгы секундлар йөгергәндә Леонид Дмитриев янә безнекеләр исәбенә бер очко алып килде. Шулай итеп, 4:1 исәбе белән "Спутник" беренче уенның җиңүчесе булды.

- Ике алка кертә алуыма бик шатландым. Бу - команда уены һәм монда сынатырга ярамый, - ди Леня.

"Спутник" бу көнне боз өстендә Ижауның "Ижсталь" һәм "Заря" командалары белән дә очрашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев