Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Әгерҗе укытучылары өчен 30-40 тапкыр отжимание ясау берни түгел

Спорт сөюче укытучылар өчен 30-40 тапкыр отжимание ясау берни түгел. 30 градус ачы салкында җилгә каршы чаңгыда җилдерү дә чүп кенә икән. Әнә, зал уртасында ике гүзәл ханымның аркан тартышканын күрегез тагын... Егылсалар да сикереп торалар, икенче көнгә тәннәре авыртачагын да уйлап тормыйлар. Максат бер: көндәшне җиңәргә! Быел да республика...

Спорт сөюче укытучылар өчен 30-40 тапкыр отжимание ясау берни түгел. 30 градус ачы салкында җилгә каршы чаңгыда җилдерү дә чүп кенә икән. Әнә, зал уртасында ике гүзәл ханымның аркан тартышканын күрегез тагын... Егылсалар да сикереп торалар, икенче көнгә тәннәре авыртачагын да уйлап тормыйлар. Максат бер: көндәшне җиңәргә!

Быел да республика спартакиадасында сыналганчы, педагоглар арасында башта аның район этабын уздырдылар. 23 командадан 150ләп педагог, чаңгыда узышу, аркан тартышу, турникта күтәрелү, отжимание, дартс, теннис, шахмат бәйгеләрендә, күңелле стартларда катнашып, җитезлектә, осталыкта сыналдылар.

Нәфис гәүдәле гүзәл затларның отжимание ясаганнарын күзәтеп торуы бик рәхәт.

- Аны ясавы да авыр түгел. Кечкенәдән спорт белән тәрбияләнеп үскәнгәдер, гәүдә сыгылмалы, буыннар катмаган, - ди Бима мәктәбеннән Октябрина Ильина. Ул 41 тапкыр отжимание ясады.

- Башлангыч сыйныфларда укыткач, физкультураны да үземә алып барырга туры килә. Балаларга бит башта ясап күрсәтергә кирәк. Мактанып әйтүем түгел, укучыларым - менә дигән! Спорт белән иң дус сыйныф - минеке! Ә үзем көн саен диярлек өч километр чаңгыда йөрим, баскетбол, волейбол уйнарга яратам, - ди мөгаллимә.

Кадрәктән Валерия Ишманова да җәһәт кенә 30 тапкыр отжимание ясады. Ул да - башлангыч сыйныфлар укытучысы.

- Балалар белән бергә йөгерәм, сикерәм, чаңгыда йөрим. Спорт белән шөгыльләнеп көн дәвамына җитәрлек энергия туплыйм, - ди ул.

Дартска чиратка тезелгән укытучылар бер-берсенә көч биреп торалар. 18 очко җыйган Иж-Бубый укытучысы Ләйсәния Шәймәрданова белән әңгәмә корам.

- 6 яшьлек улым Әмин белән көн саен бер сәгать саф һавада йөрүнең сәламәтлеккә бик нык файдасы барлыгын аңладым. Үземнең баш авыртуы бетте, улым да авыруларга сирәк бирешә башлады, - ди Ләйсәния.

Ә менә 2нче мәктәп мөгаллимәләре Эльнара Шиабетдинова һәм Гөлфия Шәймәрданованың спортны яратулары беркемгә дә сер түгел. Эльнара һәр ярышның үзәгендә кайный. Әнә, бу юлы да ул, дартста беренчелекне яулады һәм республика ярышына бару хокукын алды. Ә Гөлфия - физкультура укытучысы. Көн саен спорт белән шөгыльләнергә туры килә аңа.

Бу спартакиадага тагын бер спорт төре өстәлгән иде. "Күңелле старт"лар тагын да мавыктыргыч бәйгегә дәште укытучыларны. Ә менә чаңгы спортын яратучыларга 30 градус чатнама суык та комачау итмәде. Мәктәп спорт залындагы тузанны иснәгәнче, алар "Орешник"та спорт костюмыннан гына чаңгыда җилдерделәр.

Менә болар, чынлап та, чаңгы спорты белән җенләнгән укытучылар. Тәпи китү белән чаңгыга баскан, көн саен уннарча чакрым саф һавада җилдерүче марилар алар! Әнә, битләрне чеметтерүче әче салкын да киртә түгел аларга. Ир-егетләр - ике, гүзәл затлар бер чакрымны күз ачып йомганчы уздылар. Күләгәш мәктәбе укытучылары Геннадий Орехов, Виктория Михайлова беренчелек өчен җан аттылар.

Спартакиадада мәктәп директорларының активлыгы сокландырды. Сарсак-Омгадан Сергей Маркитонов тенниста - беренче, аркан тартуда - икенче, "Күңелле стартлар"да, дартста өченче урыннарны яулады. Тирсә мәктәбенең физкультура укытучысы Рамил Гыйнатуллинга да сокландык. Дартс, "Күңелле стартлар", аркан тартышта - беренче, тенниста - икенче урын алып, Тирсә мәктәбен өченче урынга чыгарды ул. 1нче гиназиядән Владимир Екимов та өч төрдә призлы урын алды.

Җиңүчеләр 6 февраләдә Балык Бистәсендә район данын яклап чыгыш ясаячаклар. Җиңүләр белән кайтыгыз, хөрмәтле педагоглар!

Җиңүче командалар:

I - Сарсак-Омга мәктәбе,

II - 2нче мәктәп,

III - Тирсә мәктәбе.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев