Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе укытучылары көч сынашты

    Бүген 4нче мәктәптә район укытучыларының III Кышкы спартакидасы узды. Анда авыл һәм шәһәр мәктәпләреннән килгән мөгаллимнәр дартс, турникта күтәрелү, аркан тарту, шахмат, теннис һәм башка спорт төрләрендә көч сынашты. Быел беренче тапкыр "Күңелле стартлар" да оештырылган иде. Спорт сөюче мөгаллимнәрне район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев һәм мәгариф идарәсе начальнигы...

    Бүген 4нче мәктәптә район укытучыларының III Кышкы спартакидасы узды.

    Анда авыл һәм шәһәр мәктәпләреннән килгән мөгаллимнәр дартс, турникта күтәрелү, аркан тарту, шахмат, теннис һәм башка спорт төрләрендә көч сынашты. Быел беренче тапкыр "Күңелле стартлар" да оештырылган иде. Спорт сөюче мөгаллимнәрне район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев һәм мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина сәламләде.

    Җиңүчеләр район данын 6 февральдә Балык Бистәсендә яклаячак. Ә җиңүчеләрне соңрак хәбәр итәрбез.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: