Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Әгерҗе велоузышчылары: “Кырык чакрым - пүчтәк кенә“

Районыбызның актив егет-кызлары быел да Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан велоузышта үзләрен сынарга чыктылар. Узган ел Сарсак-Омга-Әгерҗе маршруты буенча хәрәкәт итсәләр, быел чакрымнар тагын да озайтылды. 150 велосипедчы Көчек авылыннан Әгерҗегә кадәр 40 чакрым ара узды. Егет-кызлар арасында укытучылар, Яшьләр парламенты әгъзаларының да булуы аеруча сөендерде. Әнә, колоннаны мәгариф бүлеге начальнигы...

Районыбызның актив егет-кызлары быел да Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан велоузышта үзләрен сынарга чыктылар. Узган ел Сарсак-Омга-Әгерҗе маршруты буенча хәрәкәт итсәләр, быел чакрымнар тагын да озайтылды. 150 велосипедчы Көчек авылыннан Әгерҗегә кадәр 40 чакрым ара узды.

Егет-кызлар арасында укытучылар, Яшьләр парламенты әгъзаларының да булуы аеруча сөендерде. Әнә, колоннаны мәгариф бүлеге начальнигы Вәсилә Сафиуллина җитәкли. Бима мәктәбе, Сарсак-Омга лицее директорлары Эдуард Михайлов, Сергей Маркитонов, мөгаллимнәр - Азеводан Геннадий Орехов, 1нче гимназиядән Владимир Екимов та - алгы сызыкта. Алар артыннан инде Көчеккә кадәр 40 чакрым велосипедта юл узган Пеләмеш егетләре Роман Михайлов һәм Роман Альматов җилдерә.

- Пеләмештән үк велосипедта килү директор әтием Эдуардның идеясе булды. Спорт белән ныклап шөгыльләнгәч безгә дә авыр булмады. 40 чакрымны ике сәгатьтә килдек, - ди Роман.

Ә бит әле Көчектән янә шуның кадәр ара узасы бар. Әмма егетләрнең кәефе әлеге бик шәп. Бу араны да җилдән җитез узарлар алар.

Көчек авылында узышчыларны авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Нурмөхәммәтов сәламләде һәм аларга хәерле юл теләде. Җирлекнең ветераннар советы рәисе Гөлшат апа Камалиева - бу авылның бердәнбер исән сугыш ветеранының кызы.

- Утны-суны кичкән, тылда бил бөккән ветераннарны хөрмәтләү - сезнең бурыч, яшьләр. Ә үлгәннәренең каберләренә эзне суытмагыз, - диде ул укучыларга мөрәҗәгать итеп.

Бер минут тын калып яу кырында башларын салган, туган авылларына кайткач вафат булган, безгә тыныч язлар бүләк иткән батырларны искә алганнан соң, монументка чәчәкләр салдылар узышчылар.

...Асфальт юлдан велосипедчылар ничек оста җилдерәләр! Юлдан узучылар гаҗәпләнеп, хәтта көнләшеп тә карап калалар. Һәр авылда велосипедчыларны алкышлап һәм "Ура!" кычкырып каршы алдылар.

- Без бүген батыр әби-бабаларыбыз алдында баш иябез, - диделәр Тирсә мәктәбе укучылары.

Алар да, Сарсак-Омга лицее һәм Тәбәрле мәктәбе укучылары да велосипедчыларга иярделәр. Иж-Бәйкидә аларга янә бер төркем әгерҗелеләр кушылдылар. Ә Иж-Бубыйның танылган "Хыял" аенсамбленең дәртле биюе егет-кызларга тагын да көч өстәде. Әнә, Әгерҗегә дә килеп җитәләр. Шәһәр халкы "Яшьлек" паркына җыелган. Монда бәйрәм җырлары яңгырый, велосипедчыларны котлыйлар.

- 40 чакрым әби-бабаларыбыз фронтта узган юл белән чагыштырганда "пүчтәк" ул, - диде Вәсилә Сафиуллина.

ГТОның алтын значколарына лаек булган спортчылар - Көчек авылыннан Алина Михайлова һәм Сарсак-Омгадан Александр Галичанин да җитәкченең сүзен куәтләделәр:

- Тагын шуның кадәр ара узарга көч бар әле безнең, киләсе елга дистанцияне тагын да озынрак итсеннәр иде, - диделәр алар.

Любовь МИХАЙЛОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев