Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗедә ел ахырына кадәр чаңгы базасы төзелә

    Әгерҗедә ел ахырына кадәр "Орешник" ял паркында модульле чаңгы базасы төзелә. Ул 5,06 миллион сумга төшәчәк, диләр. Гомумән, 30 декабрьгә кадәр Татарстанда 55,6 млн сум тирәсенә 11 чаңгы базасы төзеләчәк. Тиешле мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында басылган. 2017 елда Татарстанда блоклы модульле чаңгы базалары төзү тендерын "Татлизинг" оешмасы белдергән. Сатып...

    Әгерҗедә ел ахырына кадәр "Орешник" ял паркында модульле чаңгы базасы төзелә. Ул 5,06 миллион сумга төшәчәк, диләр.

    Гомумән, 30 декабрьгә кадәр Татарстанда 55,6 млн сум тирәсенә 11 чаңгы базасы төзеләчәк. Тиешле мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында басылган.

    2017 елда Татарстанда блоклы модульле чаңгы базалары төзү тендерын "Татлизинг" оешмасы белдергән. Сатып алулар "СПОРТ ГРУПП" җәмгыятеннән генә башкарылган.

    Чаңгы базалары Казанда Горький шоссесында, Әлмәт шәһәр мәйданында, Әгерҗе ял паркында һәм Болгарда Пионерлар урамында барлыкка киләчәк. Моннан тыш, Яңа елда яңа чаңгы базалары Кукмара, Минзәлә, Байлар Сабасы, Чаллы, Базарлы Матак, Алабуга һәм Ютазы бистәсе халкын сөендерәчәк. Акча Татарстан бюджетыннан бүленә.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: