Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗедә гаиләләр арасында бадминтон популярлык казана

    "Нык гаилә" проекты кысаларында Әгерҗедә беренче тапкыр гаилә бадминтоны буенча ярыш узды. Соңгы елларда шәһәрдә әлеге спорт төре зур популярлык казана. Укучы балалардан алып, гаиләләргә кадәр бадминтон белән шөгыльләнәләр. Узган ел Менделеевтан килгән иң көчле спортчылар белән дә сынашырга туры килгән иде райондашларга. Анда район рекорды куелды. Ярышларда 75 спорт...

    "Нык гаилә" проекты кысаларында Әгерҗедә беренче тапкыр гаилә бадминтоны буенча ярыш узды.

    Соңгы елларда шәһәрдә әлеге спорт төре зур популярлык казана. Укучы балалардан алып, гаиләләргә кадәр бадминтон белән шөгыльләнәләр. Узган ел Менделеевтан килгән иң көчле спортчылар белән дә сынашырга туры килгән иде райондашларга. Анда район рекорды куелды. Ярышларда 75 спорт сөюче җиңү өчен җан атты.

    Ә гаилә бадминтонында тугыз команда берәр партия буенча 11 очкога кадәр уйнадылар. Парлы уенчылар ике тапкыр җиңү яулый алмаса, тагын бер уен уздырылды.

    • Ярыш бик җитди узды. Бар үзенчәлекләр исәпкә алынды. Уенчыларда азарт та сизелде, көндәшләрен җиңү теләге дә зур иде. Иң мөһиме, бер генә уенчы да командасын артка калдырырга теләмәде, - ди Эльвира Дәүләтшина.

    Эльвира ханым бәйгедә ире Алекс һәм кызы Элина белән катнашты.

    • Кызыбыз 9 сыйныфта укый. Җаваплы елы булгач, аңа бадминтон уйнау сирәгрәк эләгә. Бу аның өчен беренче бәйге булды. Безнең командада туганыбыз Энгель булу да җиңүгә зур этәргеч ясады. Ә ирем икенче ел бадминтон белән шөгыльләнә. Ярышларда биш тапкыр призлы урын алды инде. "Районның беренче ракеткасы" исемен дә яулады. Январьда узган ярышларда ул, Ижауның спорт мастерыннан гына калышып, икенче урын алды, - дип гаиләләренең уңышлары турында бәян итте Эльвира ханым.

    Кечкенә уллары белән декрет ялында булуга карамастан, Эльвира әлеге спорт төренә вакытын кызганмый. Бер ел элек халыкны социаль яклау бүлегендәге хезмәттәшләре белән бәйгедә сыналганнан соң, ул бу спорт төренә гашыйк була. Хәзер атнага өч тапкыр 2нче мәктәптә, ялларда "Олимп" спорт комплексында бадминтон белән шөгыльләнә.

    • Мин дә призлы урын алырга өлгердем. "Копилка"мда көмеш медалем бар, - ди Эльвира елмаеп.

    Ике көн дәвамында ярышларда спорт сөючеләр үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Бәйгегә нәтиҗә ясаганда спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Гайнетдинов:

    • Без үз алдыбызга райондашларның һәр көнне сәламәт яшәү рәвеше алып баруларын максат итеп куябыз. Ә бу юлы гаиләләр бер-берсенә тагын да якынрак булсыннар дип тырыштык, - диде.

    Ярышта беренче урынны Алекс-Эльвира Дәүләтшиннар яулады. Алар 23 балл туплады. Икенчедә - Тигран-Ашот Аракеляннар. Алар абсолют җиңүчедән 4 баллга гына калыштылар. 17 балл җыйган Анжелика-Эдуард Овчинниковлар - өченче урында.

    Гаилә ярышларын уздыру киләчәктә матур традициягә әйләнәчәк. Ә бу әлеге спорт төренә кызыксынуны тагын да арттырачак, диләр оештыручылар.

    Мария НУРУЛЛИНА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: