Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗедә Укытучылар ярышты

    Әгерҗенең 2,4нче мәктәпләрендә, стадтонда укытучыларның традицион стадионы узды. Мөгаллимнәр үз көчләрен бадминтон, пневматик мылтыктан ату, озынлыкка сикерү армспорт, аркан тарту, 10 метрга йөгерү буенча сынадылар. Бәйгедә мәгариф идарәсеннән һәм барлык мәктәпләрдән командалар катнашты. Җиңү иң көчлеләргә, өлгерләргә елмайды. Озынлыкка сикерү буенча Гөлназ Зәйнуллина (Кичкетаң), Руслан Закиров (4нче мәктәп) тиңнәр булмады....

    Әгерҗенең 2,4нче мәктәпләрендә, стадтонда укытучыларның традицион стадионы узды.
    Мөгаллимнәр үз көчләрен бадминтон, пневматик мылтыктан ату, озынлыкка сикерү армспорт, аркан тарту, 10 метрга йөгерү буенча сынадылар. Бәйгедә мәгариф идарәсеннән һәм барлык мәктәпләрдән командалар катнашты.
    Җиңү иң көчлеләргә, өлгерләргә елмайды.
    Озынлыкка сикерү буенча Гөлназ Зәйнуллина (Кичкетаң), Руслан Закиров (4нче мәктәп) тиңнәр булмады. Пневматик мылтыктан атуда ирле-хатынлы Сергей-Татьяна Маркитоновлар (Сарсак-Омга) җиңде. Аркан тартуда беренче - Дания Сафиуллина (Кырынды) һәм Сергей Маркитонов (Сарсак-Омга). Бадминтонда Лидия Панфилова (Сарсак-Омга) һәм Юрий Васильевка (Күләгәш) беркем дә тиңләшә алмады. Армспортта Алсу Сундукова (Исәнбай), Руслан Закиров (4нче мәктәп) җиңде. 100 метрга йөгерүдә Ольга Широбокова, Илдар Идиятов (2нче мәктәп) - иң өлгерләре.
    Командалар арасында I урында - Сарсак-Омга, II урында - 2нче, III урында - Кичкетаң мәктәпләре. Җиңүчеләргә мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина грамоталар, командаларга акчалата бүләкләр тапшырды.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: