Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Әгерҗедән Пеләмешкә – чаңгыда

Узган атнада Пеләмешнең танылган чаңгычысы, балаларга белем бирү-савыктыру үзәге тренеры Эдуард Михайлов иртән биш тулганда Әгерҗе чигеннән старт алып, туган авылы Пеләмешкә кадәр 80 чакрым араны чаңгыда җилдереп узды. - Шушы араны 4 сәгать 47 минутта кайттым. Мин алты сәгатьләп вакыт узар дип уйлаган идем, - ди Эдуард. Әйтүе генә...

Узган атнада Пеләмешнең танылган чаңгычысы, балаларга белем бирү-савыктыру үзәге тренеры Эдуард Михайлов иртән биш тулганда Әгерҗе чигеннән старт алып, туган авылы Пеләмешкә кадәр 80 чакрым араны чаңгыда җилдереп узды.
- Шушы араны 4 сәгать 47 минутта кайттым. Мин алты сәгатьләп вакыт узар дип уйлаган идем, - ди Эдуард.
Әйтүе генә рәхәт! Ә бит әлеге участокта бернинди чаңгы трассасы да салынмаган, әзер юллар да юк.
- Мин башта әлеге маршрутны бик җентекләп өйрәндем, кайдан, ничек узачагамны алдан ук билгеләп чыктым. Әгерҗедән Пеләмешкә чаңгыда кайту турында мин инде ничә еллар хыялланган идем, аңа әзерлек тә берничә ел дәвамында барды, - ди чаңгычы. Пластик чаңгысында басулар, болыннар, чакыр-чокырлар, куаклыклар, хәтта шпаллар буйлап узарга туры килә аңа. Күпчелек авылларны әйләнеп үтә. Кайбер урыннарда чаңгысын кулына тотып бара. Сиксән чакрым арада чаңгыларын өч тапкыр алыштыра.
- Чаңгылар үзләреннән-үзләре шумый башлыйлар да аларын салып, икенчеләрен кияргә туры килде, - ди.
Ә Сәхрә белән Чекалда авыллары арасындагы урман аша чаңгыда берничек тә чыгып булмый. Ике чакрымлап араны җәяүләп үтә, аннан өч чакрымын машинага утырып бара. Сүз уңаеннан: Эдуардны Әгерҗедән Пеләмешкә кадәр олы юл буйлап үзе кебек үк чаңгычы Валерий Альматов машинасында озата бара.
- Тик ул мине бары "страховать" итеп кенә барды. Хәтта термосны да салмадым машинага. Термоста бераз чәй, аннан капкалап алырга ризык та алган идем үзем белән. Бару уңаенда бераз тамак ялгап алдым шулай, - ди ул.
Туган авылына якынайган саен, көч-дәрте арта гына спортчының. Олы трассадагы борылыштан туган авылы Пеләмешкә кадәр ун чакрым араны 25 минутта "очып" уза. Ә анда чаңгычы абыйларын каршы алырга башлангыч мәктәп укучылары, бакча балалары чыга. Алар авылдашларын олы җиңүе белән котлап, бергәләп фотога да төшәләр.
- Менә шулай итеп, минем өченче хыялым да тормышка ашты, - ди чаңгы белән "җенләнгән" спортчы. Аның беренче хыялы - шәхси беренчелектә республика ярышларында призлы урыннарга эләгү була.
- Бер генә түгел, хәтта ике тапкыр призлы урынга чыгу насыйп булды, - ди Эдуард. Икенчесе - үзе җитәкләгән команданы призлы урынга чыгару. Монысы да әле күптән түгел генә тормышка ашкан. Яшел Үзәндә халыкара класс спорт мастеры Евгений Белов призына узган ачык республика ярышларында авыл районнары арасында Әгерҗе командасы беренче урын яулый. Бима, Күләгәш, Пеләмеш мәктәп-бакчасын берләштергән 14 кешелек команданың тренерлары - әлеге дә баягы Эдуард Михайлов һәм Евгений Яркеев. Җиңү яулаган команда Диплом һәм Кубок белән бүләкләнгән.
- Ничек шулай бар җиргә дә өлгерәсез, шаккатам мин сезгә, - диде аларны җиңүләре белән котлап эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Валерий Макаров.
- Әле тагын тормышка ашмаган хыялларым бар, - ди Эдуард Михайлов. Тик аларын сер итеп саклый. Бу хыялларының да спорт белән бәйле булуын чамалавы авыр түгел.
Дания Абзалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев