Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗелеләр Казанга – Конфедерация кубогына бардылар

    Бу көннәрдә Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Казан шәһәрләрендә мөһим спорт вакыйгасы гөрли. Аларда сигез илнең җыелма командалары арасында Конфедерация кубогына футбол турниры уза. Узган ялларда районның спорт бүлеге җитәкчесе Илшат ГАЙНЕТДИНОВка гаиләсе, дуслары белән "Казан Арена"да дөньякүләм дәрәҗәдәге ярышны карау бәхете елмайган. Газета укучыларыбызга ул анда алган хис-кичерешләрен җиткерә. - Без...

    Бу көннәрдә Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Казан шәһәрләрендә мөһим спорт вакыйгасы гөрли. Аларда сигез илнең җыелма командалары арасында Конфедерация кубогына футбол турниры уза.

    Узган ялларда районның спорт бүлеге җитәкчесе Илшат ГАЙНЕТДИНОВка гаиләсе, дуслары белән "Казан Арена"да дөньякүләм дәрәҗәдәге ярышны карау бәхете елмайган. Газета укучыларыбызга ул анда алган хис-кичерешләрен җиткерә.

    - Без башкалабызөга барган көнне 34 мең кеше Конфедерация кубогы ияләре Мексика һәм Европа чемпионнары Португалия командалары уеннарының шаһите булды. Уенга старт бирелгәнче мәһабәт Казаныбыз буйлап сәяхәт иттек, аның матурлыгына хозурландык. Әйтерсең лә, футбол рухы белән яшәгән башкалабыз бу көннәрдә икенче яшьлеген кичерә иде. Бөтен җирдә - чисталык-пөхтәлек, аллы-гөлле чәчәкләр... Ягымлы волонтерлар ярдәмгә килергә ашыга.

    Ярыш көнне куркынычсызлык максатыннан стадионга илтүче юлларны япканнар иде. Шуңа күрә җанатарларга ике чакрым араны җәяүләп үтәргә туры килде. Шактый озын булса да, без бу араны узганыбызны сизмәдек тә. Оештыручылар, волонтерлар спорт сөючеләргә күңелсезләнергә, уйларга бирелергә юл куймадылар. Биредә пантамимо театрын да күрергә була иде, төрле "курчаклар" да күңелне күтәрде, туп белән эш итү буенча мастер-классны да кызыксынып карадык. Безгә Мексика җанатарлары янында тукталыш ясау мөмкинлеге дә булды. Аларның сомбреро эшләпәсен киеп бергәләп фотога төштек, милли биюләрен, җырларын башкардык.

    Ә стадионга якынлашканда җанатарлар бер-берсен футбол телендә сәламләделәр. Төрле телләрдә аралашсак та, безгә бер-беребезне аңлау авыр булмады. Чөнки бу көнне бөтенебез дә бары футбол турында гына сөйләштек.

    Стадионда алма төшәр урын да юк. Барыбыз да түземсезлек белән матч башлануын көтәбез. Ниһаять, спортчылар стадионга чыга башладылар. Кырда футбол йолдызы Криштиану Роналду күренүгә стадион җанатарларның кул чабу, сызгыру-кычкыруларына күмелде. Казанда узучы дөньякүләм беренче матч Роналдуның да Татарстан башкаласындагы беренче уены булып тарихка кереп калачак бит. Уен беренче минутлардан ук бик киеренке башланды. Туп артыннан күз дә иярмәде хәтта. Исәпне беренче булып Португалия футболчылары ачты. Мексика спортчылары да җавапсыз калмады, берничә минуттан туп көндәшләр капкасына очып керде. Гомумән, ярыш 2:2 исәбе белән төгәлләнде. Уен барышында җанатарларның көч бирүе дә спортчыларга ярдәм итми калмагандыр.

    Без, чын мәгънәсендә, бу мизгелләрдә республикабыз белән горурлану хисләре кичердек. Спорт бәйрәменә сәяхәтебез әле озак вакыт күңел түрендә якты хатирә булып сакланыр, - диде Илшат Гайнетдинов.

    Белешмә:

    ФИФА-2017 Конфедерацияләр кубогы барышында Казанда дүрт матч була.

    21 июньдә булган уеннардан соң Португалия командасы А төркемендә - беренче, Россия - икенче, Мексика - өченче, Яңа Зеландия дүртенче урында.

    Конфедерация кубогы вакытында Казанда ике меңгә якын волонтер эшли. Аларның иң өлкәненә - 76, иң яшенә 14 яшь.

    Казанда 2018 елгы Дөнья чемпионаты башлану вакытын кирегә санаучы сәгать куелды.

    "Казан Арена"да 24 июньдә 18 сәгатьтә Россия-Мексика командалары очраша. 28 июньдә 21 сәгатьтә ярымфинал ярышлары була.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: