Әгерҗенең футболчы кызлары җиңү белән кайтты
Чаллыда "Мини-футбол - мәктәпкә" Бөтенроссия проектының республика ярышыннан 2нче мәктәпнең кызлар футбол командасы җиңү белән кайтты. Тренер Илдар Идиятов шәкертләренең бу беренче җиңүе генә түгел инде. Менә бу юлы да финалда иң көчлеләрдән саналган Чаллы командасы белән уйнарга туры килсә дә, Әгерҗе кызлары югалып калмаганнар. Безнекеләр көндәшләрен 10:4 исәбе белән...
Чаллыда "Мини-футбол - мәктәпкә" Бөтенроссия проектының республика ярышыннан 2нче мәктәпнең кызлар футбол командасы җиңү белән кайтты.
Тренер Илдар Идиятов шәкертләренең бу беренче җиңүе генә түгел инде. Менә бу юлы да финалда иң көчлеләрдән саналган Чаллы командасы белән уйнарга туры килсә дә, Әгерҗе кызлары югалып калмаганнар. Безнекеләр көндәшләрен 10:4 исәбе белән тар-мар иткәннәр.
Бәйгедән кайтып кына төшсәләр дә, тренер кызларга инде бүген тын алырга да ирек бирми. Алда - Түбән Новгородта узачак Идел буе федераль округы ярышлары. Тренировкасыз бер генә көн дә узмый хәзер.
- Бу ярыш ничек узар, алдан фаразламыйм. Әмма командама ышанам. Кызлар үзләре дә яхшы нәтиҗәләргә өметләнәләр. Россия күләмендәге ярышларда катнашу һәркемгә тәтеми бит. Үзебезне күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек бу, - ди Илдар Идиятов.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 май 2022 - 14:42Кыярлар күп булсын өчен, чәчәк атканда нәрсә сибәргә? Бу турыда киңәшләр сайтында язылган20600
-
10 март 2022 - 08:29Созвездие-Йолдызлык 2022
-
15 февраль 2022 - 15:16Әгерҗедәге яңа мемориаль комплекста митинг узды
-
16 май 2022 - 20:00Әгерҗедә Гаилә көнен билгеләп үттеләр"Гаилә традицияләре" дигән викторина үткәрелде39301
-
18 май 2022 - 02:54Ашыгыч хезмәтләргә – кәрәзле телефоннан Әгәр өй телефоныгыз юк икән, ашыгыч ярдәм хезмәтләренә кәрәзле телефоннан шалтырата аласыз. Янгын сүндерү часте - 101. Полиция - 102. Ашыгыч ярдәм - 103. Газ хезмәте - 104.909801
-
15 май 2022 - 11:49Әгерҗе һәм Кече Пурга боксчылары ярышта сыналдылар Ике районнан барлыгы 21 яшь спортчы җиңү өчен җан атты64400
-
15 май 2022 - 07:00“Нәүрүз“ ширкәте кырларында чәчү эшләре оешкан төстә бар Эш барышы белән танышу өчен без дә 10 май көнне әлеге механизаторлар янында булып кайттык57800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әгерҗе хәбәрләре
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73820 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Абзалиева Дания Зангировна
Адрес редакции: 422230, г. Агрыз, ул. Карла Маркса, д. 8
Телефон редакции: (85551) 2-28-61
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: agr-vesti@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика