Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Әгерҗенең медальле кызлары

Районыбызның өч каты куллы кызы Румыниянең Бухарест шәһәрендә кул көрәше буенча Европа беренчелегендә көчләрен сынадылар. Көчек кызы, хәзер Чаллыда белем алучы студент Миләүшә Гыймранова, ике кулы белән дә алтын медаль яулап, Европа чемпионы булды. Ул моңа кадәр дә чемпионатта ике тапкыр көмеш һәм бронза медаль иясе булган иде. - Әлеге...

Районыбызның өч каты куллы кызы Румыниянең Бухарест шәһәрендә кул көрәше буенча Европа беренчелегендә көчләрен сынадылар.

Көчек кызы, хәзер Чаллыда белем алучы студент Миләүшә Гыймранова, ике кулы белән дә алтын медаль яулап, Европа чемпионы булды. Ул моңа кадәр дә чемпионатта ике тапкыр көмеш һәм бронза медаль иясе булган иде.

- Әлеге чемпионатта Россиядән бик зур команда барды. Ике йөздән артык спортчы җиңү өчен җан атты. Россия спортчылары барлык төр категорияләрдә дә алтын медаль яуладылар, - ди Миләүшә.

Ә балаларга белем бирү-савыктыру үзәгендә тренер Сирень Галиуллин кул астында шөгыльләнүче Әгерҗе кызы Эльвира Ямалетдинова бу бәйгедә сул кулы белән икенче урын алды, уң кулы белән ул - дүртенчедә. Тирсәдән Әлмирә Хәбибуллинага пьедесталга күтәрелергә бер генә адым калды. Ул - дүртенче урында.

Миләүшә белән Эльвираны көзен Болгариядә Дөнья беренчелегенә узучы ярышлар көтә. Уңышлар сезгә, кызлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев