Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Җиңүгә өч адым

Узган якшәмбедә "Локомотив" стадионында футбол буенча ТР чемпионатының үзәк матчы булды. Бу көнне футбол кырында ике лидер - Әгерҗенең "Спутник-ДЮСШ" һәм Яшел Үзән командалары очрашты. Алар икесе дә 42 очко җыйганнар иде. Уен бик киеренке барды. Беренче таймда бер команда да көндәшләре капкасына туп кертә алмады. Фәкать 72нче минутта гына...

Узган якшәмбедә "Локомотив" стадионында футбол буенча ТР чемпионатының үзәк матчы булды.
Бу көнне футбол кырында ике лидер - Әгерҗенең "Спутник-ДЮСШ" һәм Яшел Үзән командалары очрашты. Алар икесе дә 42 очко җыйганнар иде.
Уен бик киеренке барды. Беренче таймда бер команда да көндәшләре капкасына туп кертә алмады. Фәкать 72нче минутта гына безнекеләр Яшел Үзән футболчылары капкасына беренче тупны кертте. 18 метрдан Урал Әмиров гол керткәч, стадион гөж килде. Уралның кулы җиңел булды. Уен 3:2 исәбе белән безнекеләр файдасына төгәлләнде.
"Спутник-ДЮСШ" чемпионатта әлегә бердәнбер лидер булып килә. Тгаын өч тур калды.
Чираттагы уен 28 октябрьдә Әгерҗедә була. Ул көнне безнекеләр Түбән Каманың "Шинник" командасы белән очраша. Райондашларны футболчыларыбызга дәрт биреп торырга чакырабыз.
Шунысын да искәртәбез, күп кенә матчлар күчерелә. Җанатарлардан безнең белдерүләрне карап баруларын сорыйбыз.
Илшат Гайнетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев