Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Җиңү – Татар кызында

    Күрегез сез, дөнья бозын Буйсындырды Татар кызы! Кояш булып балкыды ул, Сөендерде барыбызны! Чит бер җирдә, салкын бозда Түгеп көчен, җан-халәтен... Һәр хәрәкәт белән "язды" Милләтенә мәхәббәтен! Янды, көйде, дулкынланды... Ни дисәң дә, олы бәйге! Җиңү! Татар кызы-Алинә! Ул -безнеке! Әйе, әйе! Алкышларга күмдек аны, Еракларга китәр даны! Тагын бер...

    Күрегез сез, дөнья бозын
    Буйсындырды Татар кызы!
    Кояш булып балкыды ул,
    Сөендерде барыбызны!


    Чит бер җирдә, салкын бозда
    Түгеп көчен, җан-халәтен...
    Һәр хәрәкәт белән "язды"
    Милләтенә мәхәббәтен!


    Янды, көйде, дулкынланды...
    Ни дисәң дә, олы бәйге!
    Җиңү! Татар кызы-Алинә!
    Ул -безнеке! Әйе, әйе!


    Алкышларга күмдек аны,
    Еракларга китәр даны!
    Тагын бер кат бар дөньяга
    Танытты ул татарларны!


    Горур аккош сыман бозда
    Сылу, сөйкемле, назлы...
    Чит җирләрдән шатлык төяп
    Кайтып килә Татар кызы!

    Әлфирә НИЗАМОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: