Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Илгиз Гыйләҗев үндүрт яшендә Россия чемпионы булды

Илгизгә уң һәм сул куллары белән дә бишәр көндәшен җиңү насыйп була

Әгерҗе спорт мәктәбенең кул көрәше секциясендә шөгыльләнүче Иж-Бубый егете Илгиз ГЫЙЛӘҖЕВ Россия чемпионатында уң һәм сул куллары белән алтын медальләр яулады.

Илгиз, 4 сыйныфта укыганда абыйсы Фәрхәткә ияреп, Әгерҗедә Руслан Закиров җитәкчелегендәге кул көрәше секциясенә йөри башлый.

– Әтиебез Илдусның балачак хыялын тормышка ашыручылар без, – ди Илгиз. – Чөнки әтиебезнең дә малай чакта кул көрәше белән шөгыльләнү теләге зур булган. Әмма Әгерҗегә йөри алмаган. Уллары үсә башлагач Илдус белән Фирүзә аларны спорт белән кызыксындыру өчен бөтен уңайлыкларны тудыралар.

Илдус махсус өстәл ясый, барлык кирәк­яракны сатып алалар. ...Фәрхәт Әгерҗедә шөгыльләнгәндә күп кенә ярышларда призлы урыннар ала. Ул хәзер Ижауда авыл хуҗалыгы академиясендә укый. Әмма аның өчен спортта – уку белән бертигез дәрәҗәдә. Ялларга кайтканда энесе белән бергәләп Әгерҗегә дә йөриләр. Абыйларына ияреп Айсылу да кул көрәштерә башлаган. Тырыш, үҗәт кызга да зур өметләр баглый тренер.

Ә Илгизгә килгәндә, аңа 14 яшь. Район, Удмуртия ярышларында беренче елларда ук уңышларга ирешә башлаган. Быел Татарстан беренчелегендә дә сыналган. Әмма анда приз лы урынга эләгә алмаган. Ә Идел буе федераль округы беренчелеге ярышларында бронза медальгә ия булган. Бу аңа Россия чемпионатында катнашу хокукы биргән.

Шулай итеп, Әгерҗе спорт мәктәбеннән Григорий Лебедев һәм Рөстәм Козиев белән Илгиз дә Татарстан командасы составында Орел шәһәренә бара.

– Бу иң масштаблы чемпионат булды. Катнашучылар саны 800дән артык иде. Шуңа күрә шәкертләремә дә зур тырышлык куярга туры килде, – ди Руслан Закиров.

Ә менә җиңү Илгиз Гыйләҗевка гына елмая. 45 килога кадәр үлчәү авырлыгында 14 спортчы сынала. Илгизгә уң һәм сул куллары белән дә бишәр көндәшен җиңү насыйп була.

– Финалда сул кул белән Кукмара егете белән сыналырга туры килде. Ул – көчле спортчы. Әмма мин дә бирешмәдем. Нәтиҗәдә, аны җиңүгә ирештем, – ди Илгиз. Ә уң кулы белән Пермь спортчысын җиңә. Финалга кадәр кулын авырттырган булса да, “барыбер җиңәм” дип үзалдына максат куйган егет аңа ирешә дә.

– Ул көннәрдә улыбыз өчен бик борчылдык, – ди Фирүзә ханым. – Туры эфирдан карамаска кушса да, йөрәк түзәмени...

– Иң дулкынландыргыч мизгелләр, әлбәттә, ике кул белән дә җиңгән өчен һәм чемпион медальләрен такканда, Диплом тапшырганда һәм Россия гимны яңгыраганда булды. Бу горурлык хисләре уятты, – ди Илгиз.

Әнә шулай, Илгизне поезддан якыннары, туганнары сөенеп каршы алалар. Сөенмәслекмени?! 14 яшьтә Россия чемпионы дигән исем яулау – үзе үк бик зур дәрәҗә бит ул. Алга таба да җиңүләрең күп булсын, Илгиз!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев